Эчтәлек

1897 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Казан губернасында укый-яза белү дәрәҗәсе 9 яшьтән өлкәнрәкләрдә: русларда — 20%, татарларда — 14% (ана телендә) һәм 3% (рус телендә) тәшкил итә. 1917 елга укый-яза белү дәрәҗәсе күтәрелә, ләкин, гомумән алганда, югары булмый.

Илдә гомуми укый-яза белүне күтәрү буенча кампания башлануга РСФСР ХКС ның 1919 елның 26 декабрендә кабул ителгән «РСФСР халыклары арасында укый-яза белмәүне бетерү хакында» декреты башлангыч була, аның нигезендә өлкәннәрне гомуми укырга-язарга өйрәтү мәгариф органнарына, авыл һәм шәһәр мәктәпләренә йөкләнә. 1920 елның 19 июнендә наданлыкны бетерү буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе (ВЧК) оештырыла, аңа өлкәннәр өчен мәктәпләрдә (ликбез пунктларында) укудан баш тарткан өчен административ һәм җинаять кысаларында эзәрлекләү хокукы бирелә.

1920–1921 елларда ТАССРда якынча 350 шундый пункт эшли; аларда 200 меңнән артык кеше укый.

1921–1922 еллардагы ачлык һәм 1922 елда ВЧК таркатылу сәбәпле, ТАССРда наданлыкны бетерү эшчәнлеге туктатылып тора.

НЭП кертелү аркасында мәгарифне финанслау кыскартыла, гомуми белем бирү мәктәпләре кими; укый-яза белмәүчеләрнең саны мәктәпләрдә укымаган балалар хисабына арта. 1923 елдан өлкәннәрне һәм яшүсмерләрне укырга-язарга өйрәтү оешмалары белән Бөтенсоюз «Бетсен наданлык» җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчелек итә. Өлкәннәр өчен дәреслекләр комплекты чыгарыла (татар телендәге күпчелек дәреслекләрне М.Х.Корбангалиев төзи).

Наданлыкны бетерү кампаниясе барышында идеологик мәсьәләләр дә хәл ителә. Әлифбалар, уку китаплары аша коммунистик идеология, атеизм пропагандалана, революциягә кадәрге Россиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштырыла. 1920 еллар ахырына ТАССР мәктәпләрендә һәм ликбез пунктларында ел саен 350 мең кеше укый. Шәһәрләрдә сәнәгать предприятиеләре эшчеләрен мәҗбүри рәвештә профсоюз оешмалары укыта; комсомол һәм пионер оешмаларының да үз ликпунктлары була. Шуңа карамастан, олыларның укый-яза белү дәрәҗәсе 1929 елда 50% тан артмый.

1930 елларда гомуми наданлыкны бетерү мәдәният өлкәсендә мөһим бурычларның берсе буларак билгеләнә. 1929 елда үзешчән җәмәгать курслары һәм мәктәпләре «ликпунктчылык» буларак гаепләнә, 1931 елда «Бетсен наданлык» җәмгыяте таркатыла. Наданлыкны бетерү программалары дәүләт тарафыннан финанслана башлый. Укыту авыл башлангыч мәктәпләре җирлегендә, расланган программалар буенча алып барыла һәм 2–3 ел дәвам итә. 1930/31 уку елында балаларга мәҗбүри гомуми белем бирүне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә СССРда укый-яза белү дәрәҗәсе тиз үсә башлый. ТАССРда 1928–1932 елларда татар язуы системасы латин шрифтына — яңалифкә, 1939 елда — кириллицага күчү сәбәпле, бурычлар катлаулана, гарәп алфавитында укый-яза белүчеләрне яңадан укытырга туры килә. Татар мәктәпләре программасына, уку-язу һәм арифметикадан тыш, рус телен өйрәтү дә керә.

1920–1930 елларда наданлыкны бетерү кампаниясе кысаларында ТАССРда барлыгы 1800 меңнән артык кеше укытыла. 1938 елда СССРда, шул исәптән ТАССРда да наданлыкның бетерелүе турында игълан ителә. Ләкин, 1939 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, РСФСРда өлкәннәрнең укый-яза белмәү дәрәҗәсе якынча 20% тәшкил итә. 1939 елдан, Бөек Ватан сугышы башланганчы, олыларны укыту программасы яңадан финанслана.

Сугыштан соңгы чорда, 1955 елга кадәр, өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтү халык мәгарифе оешмалары вазифасы булып кала һәм мәктәпләр каршында шәхси формада алып барыла, әмма махсус программасыз һәм дәреслекләрсез укытыла.

Шулай ук кара: Культура революциясе.

Әдәбият

Куманёв В.А. Социализм и всенародная грамотность. Ликвидация массовой неграмотности в СССР. М., 1974;

Гарипова З.Г. Культурно-просветительская работа в Татарии в годы первой пятилетки (1928–32 гг.). К., 1985;

Муртазина Л.Р. Педагогический анализ деятельности ликбезов на примере Республики Татарстан. К., 2002.                                

Автор – Е.В.Липаков