- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кама Тамагы районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 29 км көнбатыштарак, Коры Үләмә елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чоллы исеме белән дә билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.
1887 елда Хәлил хәзрәт акчасына авылда яңа агач мәчет төзелә (1930 еллар башында ябыла).
XX йөз башында авылда шулай ук мәдәрәсә, 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 694 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.
1929 елда авылда «Авангард» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары Олы Кариле авылында) составында, 1960 еллар башында ХХII партия съезды колхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Үр» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2007 елларда «Үр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011–2019 елларда «Олы Кариле» ачык акционерлык җәмгыяте.
Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Келәнче» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
2017 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Мәдәният йорты (1934 елдан; башта – элекке мәчет бинасында, 1976 елдан яңа бинада урнаша), китапханә (1992 елда Кече Кариле авылыннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Гайнан» мәчете (1992 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Нәүрүз» фольклор ансамбле эшли (2003 елдан).
1782 елда – 116 ир-ат;
1859 елда – 558,
1884 елда – 880,
1897 елда – 910,
1908 елда – 1071,
1920 елда – 1012,
1926 елда – 585,
1938 елда – 622,
1949 елда – 568,
1958 елда – 515,
1970 елда – 487,
1979 елда – 387,
1989 елда – 218,
2002 елда – 201,
2010 елда – 185,
2017 елда – 151 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.