Биографиясе

1905 ел, хәзер Мордва Республикасының Зубово-Полян районы Горенка авылы — 1943 елның августы.

Пензада укытучылар курсларын тәмамлый (1921).

1924–1930 елларда авыл мәктәбендә эшли.

1933 елда Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый, 1936 елдан шунда укыта.

Мәкаләләрен, рецензияләрен студент елларында ук бастыра башлый. Һ.Такташның тормышын һәм иҗатын өйрәнә («Такташ поэзиясе», 1941).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Воронеж тирәсендәге Воробьёвка авылы янында һәлак була.

Әдәбият          

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. 2 т.