- РУС
- ТАТ
архитектор, ТАССРның атказанган архитекторы (1984)
1948 елның 18 мартында Казанда туа.
1971 елда Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаганнан соң, «Татаргражданпроект» институтында эшли.
1977 елдан «Казгражданпроект» проект институтының баш архитекторы.
1990 елдан «Среда» фирмасында, 1995 елдан үзенең шәхси «Архитектор Нургалиевнең иҗат остаханәсе»н җитәкли.
Казанда Нургалиев проектлары буенча «Новинка» күргәзмә павильоны (1985, И.Д.Галанин белән берлектә), Азино-2 нең 1 нче микрорайонындагы иҗтимагый үзәк (1989, А.Исаев белән берлектә), 10-А, 11-А микрорайоннардагы торак йортлар (1990–1997, Т.Попко белән берлектә) төзелә.
Нургалиев иҗат остаханәсендә, башлыча, шәһәрнең үзәк өлешендә, күпфатирлы 15 торак йорт, офис һәм сәүдә биналары, «Җиңү паркы» мемориаль комплексы, Ф.И.Шаляпин һәйкәле, «Динамо» стадионы, Татар ашлары йорты, Дворяннар җыены бинасы, Казан консерваториясе һ.б.ны реконструкцияләү проектларын эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.