Эчтәлек

1857 елның 5 июле, Тула губернасы, Белёв өязе Погорелое авылы— 1919 ел, Одесса шәһәре.

1876 елда Санкт-Петербург медицина хирургия академиясен тәмамлагач, шунда ук эшли: 1879 елдан клиник госпитальдә, 1883 елдан С.П.Боткин җитәкчелегендә эчке авырулар клиникасында. 1884 елдан фәнни эш белән чит илләрдә (Бреславль, Лейпциг шәһәре) фәнни командировкада. 1886 елдан Казан университеты медицина факультетының факультет терапиясе кафедрасында ординар профессор.

1903–1912, 1917–1919 елларда Новороссийск университетында (Одесса шәһәре): 1907 елдан медицина факультеты деканы, 1912 елга кадәр ректор.

Париж терапия җәмгыяте мөхбир әгъзасы (1899). 1912–1917 елларда 4 нче Дәүләт Думасы депутаты.

Билгесез шартларда һәлак була.

Хезмәтләре эчке органнар иннервациясе мәсьәләләренә, трофик һәм тамыр хәрәкәте нервларын тикшерүгә, плеврит, үт ташлары авыруын, тимгелле тиф һәм корсак тифын, ваба, йөрәк авыруларын дәвалауга; кымыз белән дәвалауга карый.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Попелян­ский Я.Ю., Архангельский Т.В. Профессор Сергей Васильевич Левашов // Казан. мед.журн. 1991. № 2.