Биографиясе

1929 елның 30 сентябре, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Яңа Мөчәләй авылы –1996 елның 11 августы, Мәскәү

Югары хәрби-диңгез училищесен (1954, Ленинград), Хәрби-диңгез академиясен (1968, Ленинград) тәмамлый. 1950 елдан СССР Хәрби диңгез флотында. 1962–1983 елда Төньяк флотта: атом су асты көймәсе, 1980 елдан хәрби часть командиры. 1983–1988 елларда СССР Хәрби диңгез флотының хәрби әзерлек үзәгендә бүлек җитәкчесе.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.