Гәүдәсе ике яклы симметрияле, озынча, гадәттә, сырт-корсак юнәлешендә яссыланып тора. Озынлыгы 0,2 мм дан 18 м га кадәр. Киң таралганнар. Диңгез, төче су һәм җир өсте формалары бар; ирекле яшәүчеләр һәм паразитлар.

Ирекле яшәүче яссы суалчаннарга ксенотурбеллидалар һәм төкле суалчаннар; паразитлар – аспидогастр, гирокотилидлар, трематодалар яки дигенетик имгеч суалчаннар, моногенийләр, амфилинидалар, тасма суалчаннар, яки цестодалар класслары керә.

Ирекле яшәүче яссы суалчаннарның тән капламы төкле эпителиий, паразитларныкы тыгыз кутикула белән капланган.

Паразит яссы суалчаннарның, гадәттә, гәүдәнең алгы һәм арткы очларында урнашкан берегү органнары (имгеч, капкачлар, ыргаклар һәм башкалар) бар. Авызы гәүдәнең корсак яки алгы өлешендә. Эчәклек гади яки тармаклы, кайвакыт бөтенләй юк. Бүлеп чыгару органы – протонефридий. Кан һәм сулыш системасы юк. Нерв системасы баш ганглийларыннан һәм алардан узучы нерв кәүсәләреннән тора, аларның 2 ян нерв кәүсәсе аеруча үсеш алган. Гермафродитлар, кайберләре аерым җенеслеләр.

Татарстан территориясендә аеруча моногенийлар (Monogenea), трематодалар, тасма суалчаннар, төкле суалчаннар класслары вәкилләре киң таралганнар. Моногенетик имгеч суалчаннар – күбесенчә балыкларның эктопаразитлары. Арадаш хуҗадан башка гына үсәләр. Трематодаларның тереклек циклы катлаулы. Олы зат стадиясендә алар хайван һәм кеше тәненә, личинкалары – күбесенчә умырткасыз (башлыча моллюскларда) хайваннарда урнаша. Күбесе ашкайнату трактында һәм аның белән бәйле бизләрдә – бавыр, ашказаны асты бизендә яшиләр.

Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннары өчен бавыр (Fasciola hepatica) һәм ланцетсыман (Dicrocoelium lanceatum) имгечләр куркыныч тудыра. Кеше өчен бавыр каналларында паразитлык итүче һәм описторхоз авыруы тудыручы мәче имгече (Opisthorchis felineus) куркыныч (карплар аша йогарга мөмкин). Тасма суалчаннар җенси җитлегү стадиясендә кеше һәм хайван тәнендә, личинкалары – күбесенчә буынтыгаяклыларда, әмма кайбер төрләренең личинкалары умырткалы хайваннар һәм кеше организмында яшиләр (эхинококк).

ТР халкы өчен аеруча кеше эчәклегендә яшәүче һәм дифиллоботриоз китереп чыгаручы киң тасмач (Diphyllobotrium latum) куркыныч тудыра.

Кешедә шулай ук тасма суалчаннардан солитёрлар (дуңгыз, үгез, кәрлә) очрый.

Кыяр солитёры мәче һәм этләр өчен эпизоотик әһәмияткә ия.

Карпларның күпләп үлүенә сәбәпче каешчалар балык хуҗалыгына зур зыян китерә.