Мәкаләдә XIX йөз – XX йөз башында Минзәлә шәһәре тарихында Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларның роле анализлана. Стахеевлар өчен төп икътисади кызыксыну объекты – Минзәлә ярминкәсе була. Аннан тыш, сәүдәгәрләр Минзәләдә һәм өяздә күчемсез милек объекты хуҗасы булалар, хакимиятнең муниципаль органнары эшендә катнашалар. Алар шәһәрнең православие чиркәүләренә хәйрия ярдәме дә күрсәтәләр. Шуның белән бергә XIX йөздә Стахеевлар берничә тапкыр Минзәлә ярминкәсен Алабуга һәм Чаллыга күчерергә тырышып карыйлар. XX йөз башында алар Минзәлә аша тимер юл уздыруга каршы чыгыш ясыйлар.

Сылтама ясау өчен: Габдрафикова Л.Р. Купцы Стахеевы в истории уездного города Мензелинска // Научный Татарстан. 2022. №2. С.11–16.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Габдрафикова Лилия Рамил кызы, тарих фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты; әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге, e-mail: bahetem@mail.ru