- РУС
- ТАТ
(лат. numisma, грек. nomisma — акча), акчалар, акча коелмалары һ.б. матди ядкәрләр буенча акча сугу һәм акча әйләнеше тарихын өйрәнүче ярдәмче тарихи фән
Традицион рәвештә «Нумизматика» төшенчәсе кәгазь акчаларны (бонистика), медальләр, жетоннар, плакеткалар (медальерлык сәнгате), орденнар, значокларны (фалеристика) өйрәнүне үз эченә ала. Акчалардан тыш нумизматиканың тикшеренү өлкәсенә акча штемпельләре, акча чыгарылу яки аның әйләнеше чорына караган сурәтләр, акчалар чыгаруга яки аларны әйләнештән алуга, акчалар алмашуга, акча сугу урыннарының эшчәнлегенә, акча реформаларына, акча әйләнешенә һ.б.га нисбәтле рәсми актлар һәм декретлар, шулай ук урта гасырларда тарихи яки геогр. эчтәлектә язылган әсәрләрдәге акчалар һәм акча сугу урыннары турындагы тасвирламалар һәм хәбәрләр керә.
Акчалар идарә итү формасы, патшалык итү чорларының алмашынуы, династияләр хронологиясе, вассаллар һәм сюзерен мөнәсәбәтләре, дәүләт түнтәрелешләре һ.б. хакында фикер йөртү мөмкинлеге бирәләр. Нәфис һөнәрчелек эшләнмәләре буларак та, акчалар техника һәм сәнгать тарихын өйрәнү өчен чыганак ролен башкаралар. Акча сугуның авырлык стандартларын өйрәнүче нумизматик метрология мөстәкыйль тармак булып тора. Нумизматикадан нумизматик туплауны яки акчалар коллекцияләүне аера белү зарур. Кагыйдә буларак, коллекционерларны акчаның фәнни әһәмияте түгел, аның сирәк очравы һәм сәнгати кыйммәтләре кызыксындыра.
Фәнни нумизматика XVIII йөзнең 2 нче яртысында барлыкка килә, нумизматик тикшеренүләре тарихның фәкать антик чорына караган Вена нумизматы И.И.Эккель аңа нигез салучы булып санала. Тора-бара нумизматикада аерым юнәлешләр — антик дәвер, Көнбатыш Европа, Шәрекъ юнәлешләре һ.б. формалаша.
Шәрекъ нумизматикасы өлкәсендә аеруча Россия галимнәре зур эшләр башкаралар. Фәннең бу тармагына шәркыятьче галим, Казан университеты профессоры Х.М.Френ нигез сала. Ул Рус археология-нумизматика җәмгыятен оештыручыларның берсе була (1846); аның саманилар һәм бөвәйхиләр суктырган акчаларны тасвирлауга багышланган беренче фәнни хезмәте гарәп телендә Казан университетында басылып чыга. Френ уннарча мең берәмлек Шәрекъ акчаларын фәнни әйләнешкә кертә, күпсанлы коллекцияләрне тасвирлый, акчаларның йөзләрчә тибын аерып күрсәтә. Аның традицияләре Б.А.Дорн, П.С.Савельев (гарәп акчалары топографиясе һәм Алтын Урда нумизматикасы), В.В.Григорьев, В.Г.Тизенгаузен (Хәлифәлек һәм Саманилар дәүләте акчалары), А.К.Марков, О.Ф.Ретовский (Кырымның XV–XVIII йөзләр акчалары) тарафыннан дәвам ителә. С.И.Шодуар, С.М.Георгиевский, А.О.Ивановский, А.В.Гребенщиков, В.М.Алексеев хезмәтләрендә игътибар Ерак Көнчыгыш нумизматикасына юнәлтелә, аларда XVI йөздә Япониянең үзәк хакимияте тарафыннан һәм шул илнең үзәк уделларында сугылган алтын һәм көмеш акчалар, шулай ук борынгы (б.э.к. III–I йөзләр) һәм урта гасырлар (VI–XII йөзләр) Кытай акчалары һ.б. тасвирлана.
Шәрекъ нумизматикасы һәм нумизматик тикшеренүләрнең гомуми үсешендә нумизмат Р.Р.Фасмер зур роль уйный; Фасмер Шәрекъ акчалары хәзинәләре материалы нигезендә, борынгы акча әйләнешен өйрәнү бурычыннан чыгып, хәзинәләрне тикшерүнең төп принципларын эшли.
Казанда нумизматикага карата башлангыч кызыксыну коллекцияләр туплау белән чикләнә. К.Ф.Фукс һәм А.Ф.Лихачёв Шәрекъ акчаларының зур җыелмасын туплыйлар. Нумизматика буенча тикшеренүләр шулай ук Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзалары тарафыннан да алып барыла. А.Ф.Лихачёвның «Биләр туфрагында скифлар эзе» («Скифский след на Билярской почве», 1885), «1887 елгы яңа болгар хәзинәсе» («Новый булгарский клад 1887 г.», 1888), Казан университеты каршындагы Нумизматика музее директоры Д.Нагуевскийның «Казан университетының Нумизматика музеенда сакланучы фарсы акчаларына күзәтү» («Обозрение персидских монет, хранящихся в Нумизматическом музее Казанского университета», 1892) хезмәтләре басылып чыга.
СССРда Шәрекъ нумизматикасы белән О.И.Смирнов (борынгы Согда нумизматикасы), Е.А.Давидович, М.Е.Массон, Е.А.Пахомов, Д.Г.Капанидзе, А.А.Быков (Урта Азия һәм Кавказ арты нумизматикасының төрле бүлекләре), С.А.Янина, Г.А.Фёдоров-Давыдов (куфи акчалары һәм Алтын Урда нумизматикасы) шөгыльләнә. 1920–1930 елларда Алтын Урда дәвере акчалары хакында аерым язмалар басыла (А.В.Васильев, А.А.Кротков, Р.Р.Фасмер). С.А.Янина тарафыннан күп эшләр башкарыла: ул моңарчы мәгълүм булган болгар акчалары типларының иң борынгысын ача, Алтын Урда дәвере археология истәлекләрен казу эшләре вакытында табылган акчалар материалларын өйрәнә-эшкәртә, болгар-татар акчаларын классификацияли. Г.А.Фёдоров-Давыдов беренче тапкыр Алтын Урда акчалары хәзинәләренең һәм аерым табылдыкларының топографиясен төзи. Ул, Идел буе, Харәзем, Төньяк Кавказ һәм Кырым белән генә чикләнмичә, Русьтагы акча әйләнешен дә тикшерә. Аның тарафыннан Алтын Урда акча терминнары һәм акча-авырлык берәмлекләре килеп чыгышы мәсьәләләре яктыртыла, акча системалары манзаралы торгызыла, аларның эволюциясе күрсәтелә.
1950 еллардан Казан университетының СССР тарихы (соңыннан Ватан тарихы) кафедрасында нумизматика буенча лекцияләр курсы укытыла. Шәрекъ нумизматикасын өйрәнү белән Ә.Г.Мөхәммәдиев, В.Н.Настич, А.З.Сингатуллина һ.б. шөгыльләнә.
Френ Х.М. Монеты ханов Улуса Джучи, или Золотой Орды, с монетами разных иных Мухаммеданских династий в прибавлении. СПб., 1832;
Савельев П. Мухаммеданская нумизматика в отношении к русской истории. СПб., 1847;
Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты — свидетели прошлого: Популярная нумизматика. М., 1963;
шул ук. Денежное дело Золотой Орды. М., 2003;
Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;
шул ук. Древние монеты Поволжья. К., 1990;
Шельди Н.М. Булгаро-татарские монеты XIII–XV веков: Практ. рук. для нумизмата-ориенталиста. К., 2002.
Авторлар — Ә.Г.Мөхәммәдиев, Л.Ф.Недашковский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.