Биографиясе

1957 елның 12 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.

1978 елда журналистлык эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» газетасында башлый.

1980–1984 елларда ВЛКСМның Биектау район комитетында, «Казанпромстрой» трестының профсоюз комитетында эшли.

1984–1991 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары.

1991 елдан «Мирас» журналы баш мөхәррире. Бер үк вакытта «Мирас» нәшрияты директоры (1993 елдан), «Сабыйга» журналы баш мөхәррире (1994 елдан), ТР мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү институтында татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы укытучысы (1999–2007 елларда).

Иҗаты

Г.Исхакый, А.Гыйләҗев иҗаты, хәзерге заман әдәбияты турындагы хезмәтләре бар.

М.Девятаевның «Тәмугтан качу» («Побег из ада», 1991) повестен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Халыкара Кол Гали исемендәге бүләк (1993) һәм ТР Дәүләт бүләге (2004) лауреаты.

Хезмәтләре

Алтын тамырлар. Казан, 1990.

Кырыс чынбарлык. Казан, 1995.

Тынлыкка эндәшү. Казан, 1995.

Яңарыш хәбәрчесе. Казан, 2003.

Татар ренессансының алтын дәвере. Казан, 2005.

Бердәм агым. Казан, 2006.

Вестник возрождения. Казань, 2001.

Исхаки и золотая эпоха татарского ренессанса. Казань, 2002.

Исхаки и татарская литература XX века. Казань, 2003.

Әдәбият

Минахмет Джамилович Сахапов: Биобиблиография учёных Российской Федерации. Казань, 2004.