Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның 22 гыйнварыннан Казанда татар телендә нәшер ителә.

Оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы, «Татарстан яшьләре» плюс» нәшрият йорты коллективы.

Башта Россия коммунистик яшьләр союзы Казан губерна комитетының мөселман бюросы газетасы, аннары ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы буларак басыла, 1920–1938 елларда — «Кызыл яшьләр», 1938–1956 елларда — «Яшь сталинчы», 1956 елдан «Татарстан яшьләре» исемендә чыга.

Басма 1942 елның 24 мартында чыгудан туктый, 1949 елның 21 августында кабат тергезелә.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — Г.Кушаев, М.Парсин, В.Шәфигуллин, Ш.Рәмзи, С.Фәхриев, Л.Гомәров, Ш.Фәхретдинов, Ф.Мөбарәкшин, Б.Корбанов, И.Гази, Х.Бәдри, Р.Хәмиди, Х.Исмай, Г.Дәүләтшин, Я.Насыйров, Г.Хуҗи, Р.Тимергалин, И.Беляев, Б.Камалов, С.Гарипов, Җ.Кәлимуллин, И.Әхмәтҗанов, Ш.Зәбиров, Х.Әшрәфҗанов, Х.Гайнуллин, 1990 елдан — И.Шәрәфиев.

Газета формалашып китүгә З.Бәширова, И.Гази, З.Зәмирова, С.Фәхриев, Ш.Фәхретдинов, Т.Ченәкәй (Т.Гыйззәтуллин) зур көч куя.

Юнәлеше

Гражданнар сугышы чорында яшьләрнең фронтта һәм тылдагы батырлыкларына, халык хуҗалыгын аякка бастырудагы, ачлык һәм җимереклекләргә каршы көрәшүдәге роленә зур игътибар бирелә.

1923 елда «Яшь инкыйлабчы җырлары» җыентыгы басыла.

Кушымталар дөнья күрә: 1925–29 да «Яшь хәбәрчеләр авазы» (3 сан), 1932 дә «Кызыл яшьләр», «Бөреле совхозында», «Кызыл яшьләр» чәчүдә».

Беренче бишьеллыклар комсомол ячейкалары эшенә, яшь эшчеләр һәм батракларның көнкүрешен яхшырту, аларны профессор оешмаларга җәлеп итүгә багышланган материаллар басыла.

Наданлыкка каршы көрәшкә, татар кызларын комсомол тормышына җәлеп итүгә, дингә каршы пропагандага зур урын бирелә; ТАССРда балалар хәрәкәтен күтәрү, яшь хәбәрчеләрне газетага эшкә тарту игътибар үзәгенә алына.

Сугышка кадәрге чорда төп темалар арасында комсомол төзелешләре, колхозлар оештыру һәм авыл тормышын үзгәртеп кору, мәдәният һәм мәгариф үсеше, яшьләрне хәрби-патриотик әзерләү була.

Әдәбият почмагында яшь эшче һәм крәстияннәрнең беренче иҗат тәҗрибәләре басыла.

Газетада күренекле язучылар Ф.Кәрим, Г.Минский, Һ.Такташ һ.б. эшли, Ф.Хөсни, Г.Кутуй, Ә.Еникинең иҗади эшчәнлеге «Татарстан яшьләре»ннән башлана. К.Әмири, Н.Баян, М.Җәлил, М.Максуд, Ш.Усманов, Г.Толымбайский, Х.Туфан һәм башкалар әсәрләрен бастыралар.

Татар коммунистлар университеты укучылары Р.Әхмәтшина, Г.Гали, Т.Еналиева, Б.Ильясова, М.Мохтасаров, К.Рәхим, Ш.Салаватов газетаның актив авторлары була.

1949 елда басма кабат чыга башлагач, анда Г.Хуҗи, Г.Насрый, Ш.Мөдәррис, С.Урайский эшли, газета белән И.Беляев, Г.Сәгыйдуллин, М.Садри, Җ.Фәйзи, Н.Дәүли, М.Ногман, Г.Латыйп хезмәттәшлек итә.

«Татарстан яшьләре» дип атала башлагач, аның форматы зурая, тиражы 15 мең данәгә җитә.

Газетада комсомолларның халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүдә катнашуы, Татарстанның нефть чыганаклары үзләштерелә башлау, беренче комсомол-яшьләр бригадаларының хезмәте, көнкүреше һәм нефть табу тармаклары турындагы мәкаләләр урын ала.

Вакыт шаукымына ияреп, дөньяга коммунистик караш, социализм дошманнары белән килешмәүчәнлек пропагандалана. Социалистик ярышта актив катнашу хуплана, «Язгы чәчү батыры», «Икмәк фронты герое» һәм башка исемнәр өчен көрәш, егет-кызларның авыл җирендә хезмәт һәм көнкүреш культурасын үстерүдәге эшчәнлеге, яшьләрнең белемнәрен һәм техник дәрәҗәләрен күтәрүләре, фәнни-техник прогресста катнашулары киң яктыртыла.

Вакытлар узу белән, җитештерүгә һәм иҗтимагый-сәяси темаларга кагылышлы язмалар белән беррәттән социаль темаларга да очерклар басыла, яшь кешенең эчке дөньясына игътибар көчәя.

Газета 1990 елларда аеруча популярлык казана, ул чорда анда яшьләр өчен көн кадагында булган темалар күтәрелә башлый.

Татар телендәге әйдәп баручы яшьләр газетасы яшь журналистлар һәм әдәбиятчылар мәктәбе, республиканың иң күп тиражлы һәм укыла торган татар вакытлы матбугаты булып кала.

Әдәбият

Баширова З.Х. Первая татарская молодежная газета // Страницы славного прошлого комсомола Татарии. Казань, 1958.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов