Биографиясе

1896 елның 15 октябре, Оренбург губернасы, Троицк өязе Кочкар приискы —1975 елның 22 апреле, Мәскәү.

Шәрекъ хезмәт ияләре Коммунистик университетында (1928–1930), Кызыл профессорлар институтында укый (Мәскәү, 1935–1938).

1910–1917 елларда Оренбург губернасы шахталарында атлы эшче, күмер ташучы, казучы. 1917–1918 елларда — Кызыл гвардиядә. 1918–1919 елларда — Эстәрлетамак шәһәре тегермәнендә йөкче, Златоуст тимер юл станциясендә кара эшче. 1919–1926 елларда Чиләбе, Семипалатинск, Томск губерналары шахталарында казучы. 1926–1928 елларда ВКП(б)ның Томск, Канск округлары комитетлары инструкторы. 1930–1935 елларда ВКП(б)ның Башкортстан АССР Баймак райкомы, Фирганә шәһәр комитеты, Кыргызстан өлкә комитеты пропаганда төркеме әгъзасы, җитәкчесе. 1938–1942 елларда ВКП(б) ҮКның җитәкче партия органнары бүлегенең җаваплы оештыручысы, ВКП(б)ның Көнбатыш Казакъстан, Караганда өлкә комитетлары 1 нче секретаре.

1942–1944 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 2 нче секретаре.

1944–1952 елларда ВКП(б)ның Көньяк Казакъстан, Көнчыгыш Казакъстан өлкә комитетлары 1 нче секретаре. 1953–1962 елларда РСФСР МС Эшләр идарәсенең персональ пенсияләр бүлеге мөдире.

1937–1954 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.