Биографиясе

1954 елның 25 июнендә Казанда туган.

Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1976). 1981 елдан шунда эшли: философия кафедрасы мөдире (1992 елдан), философия факультеты деканы (2007–2014 елларда), иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры (2014 елдан).

Бер үк вакытта, 2011 елдан, Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисад бүлеге академик-секретаре.

Хезмәтләре фән философиясе, мәгариф, антропология, Казан университетында философия белеме тарихы мәсьәләләренә карый.

Михаил Дмитриевич Щелкунов белән әңгәмә. 2022

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Бүләкләре

«Югары һөнәри белем бирүне социаль-психологик тәэмин итүдә методология һәм инновацион технологияләр» хезмәте өчен РФ хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге бүләгенә лаек була (2012). Медальләр белән бүләкләнә.

М.Щелкунов Татарстанда фәлсәфә фәне үсеше турында

Рус телендә

Хезмәтләре

Мировоззрение и общенаучное знание: общенаучные феномены познания в социально-мировоззренческом контексте. Казань, 1990;

Научная рациональность и ее роль в развитии общества. Казань, 1996; 

Образование в XXI веке: перед лицом новых вызовов. Казань, 2010 (автордаш).

М.Щелкунов фәлсәфә фәненең үзенчәлекләре турында

Рус телендә

М.Щелкунов бүгенге фәлсәфә фәне проблемалары турында

Рус телендә