Биографиясе

1920 елның 14 мае, Буа кантоны Яңа Тинчәле авылы — 1986 елның 5 апреле, шунда ук.

1944–1958 елларда хезмәт ияләре депутатларының Будённый район советы башкарма комитетында эшли: социаль тәэминат бүлеге хезмәткәре, район башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1959–1960 елларда Буа районының «Искра» колхозы партоешмасы секретаре, 1960–1976 елларда рәисе.

Хәсәнов җитәкчелегендә колхоз республикада алдынгы хуҗалыкка әверелә. 1973 елда бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 30,4 ц, бәрәңгенеке — 209 ц, чөгендернеке 347 ц тәшкил итә. Уртача еллык савым һәр сыердан 3000 кг нан арта.

Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.