- РУС
- ТАТ
рентгенолог, медицина фәннәре докторы (1974), профессор (1975), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1991)
1928 елның 18 ноябре, хәзер БРның Дүртөйле районы Үткен авылы — 2004 елның 11 июне, Казан.
Профессор М.И.Гольштейн шәкерте.
Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1951), Дүртөйле район хастаханәсендә хирург, баш табиб булып эшли.
1953–1955 елларда Совет Армиясендә: медицина-санитария батальонында табиб, хирург-рентгенолог.
1958 елдан Казан медицина институтында, 1969 елдан рентгенология һәм радиология кафедрасы мөдире.
1964–1966 елларда чит илдә командировкада: Улан-Батор (Монголия) махсус клиникасы киңәшчесе, 1979–1983 елларда Вьентьян медицина институтында (Лаос) рентгенология һәм радиология кафедрасы оештыру эшендә.
1989 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә, 1983 елда шунда кан тамырлары хирургиясе бүлеген оештыра.
Хезмәтләре клиник ангиологиягә, интенсив рентгенологик диагноз кую — ангиографиягә карый.
Введение в клиническую рентгенологию. К., 1975;
Некоторые вопросы клинической рентгенологии. К., 1980;
Вертебро-висцеральные синдромы поясничного остеохондроза. К., 1985 (автордаш);
Рентгенология — основа стратегии интенсивной диагностики // Казан. медицина журн. 1990. № 2.
Михайлов М.К. Профессор Маснави Файзрахманович Мусин // Казан. медицина журн. 1999. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.