XIX йөзнең 1 нче яртысында яши.

Кулъязмада сакланып калган «Кыйссаи Хөсәен разый Аллаһе ганһе» (1833) исемле дини-тарихи поэма авторы. Әсәрдә тарихи шәхес – шигыйлар имамы Хөсәеннең (626–680) тормыш юлы, Өмәвиләр хәлифәсе Йәзидкә каршы көрәше һәм шул көрәштә газаплы үлем белән дөньядан китүе сурәтләнә. Хөсәен имам әсәрдә гади халык мәнфәгатьләрен яклаучы буларак тасвирлана.

Автор — М.В.Гайнетдинов