1975 елда Волгоград физик культура институтының Казан филиалы буларак ачыла, 1986 елда Чаллы шәһәренә күчерелә, 1997 елдан Кама физик культура институты, 2006 елдан Кама физик культура, спорт һәм туризм академиясе, 2010 елдан – хәзерге исемдә (Чаллы шәһәрендәге филиал сакланып кала, академия Казанга күчерелә).

Академиядә физик культура укытучыларыһәм спорт мәктәпләре тренерлары; дәвалау-физик культура инструкторлары; физкультура-сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре; спорт менеджерларын һәм профильле ведомстволар өчен идарәчеләр; массакүләм физкультура-спорт чараларын оештыручылар; туризм һәм сервис өлкәсендә белгечләр әзерлиләр.

2018/2019 уку елында вузда 2,8 мең студент, 220 укытучы, шул исәптән 18 фән докторы һәм 110 фән кандидаты исәпләнә.

Уку йортын тәмамлаучылар арасында танылган спортчылар: каршылыклар аша йөгерү буенча олимпия чемпионы Г.И. Галкина-Сәмитова, академик ишү буенча күп тапкыр дөнья һәм СССР чемпионы Л.А.Аверьянова, Олимпия уеннарының көмеш призеры һәм ату спорты буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы С.А.Демина, футбол буенча дүрт тапкыр Россия чемпионы, Казанның «Рубин» һөҗүмчесе А.Е.Бухаров.

«Наука и спорт: современные тенденции» («Science and Sport: Current Trends») журналы рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителә.

Ректорлары: О.А.Новак (1975–1986), Э.И.Әүхәдиев (1986–1988), Н.П.Моисеев (1988–1989), Г.В.Цыганов (1989–1999), А.С.Чинкин (1999–2005), А.С.Кузнецов (2005–2010), Ю.Д.Якупов (2010 елдан).