Биографиясе

1952 елның 26 августында Ленинградта туган.

А.Я.Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесын (1970, педагогы А.Г. Нисневич), Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясен (Ф.Лопухов, П.Гусев, О.Виноградов, А.Макаров классы) тәмамлый, балетмейстер-куючы (1975).

1970–1971 елларда М.Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында, 1983–1990 елларда – Ленинград музыкаль комедия театрының баш балетмейстеры, 1993–1997 елларда – Петербургның «Фуэте» классик балет театрының сәнгать җитәкчесе. 1994–1998 елларда – якут опера һәм балет театры балетының сәнгать җитәкчесе.

1975 елдан – музыкаль режиссура кафедрасында укытучы, 1993 елдан – доцент, 2002 елдан – хореография кафедрасы профессоры, 2013 елдан – Санкт-Петербург консерваториясенең балет режиссурасы кафедрасы мөдире.

Иҗаты

Классик биюдә М.И.Петипа һәм Дж.Баланчин традицияләрен үстерә

20 балет, 60 тан артык хореографик миниатюралар һәм кечкенә балетлар авторы.

Иң танылган әсәрләре арасында: Г.Гендель музыкасына «Танцы для королевы», А.Альбинони музыкасына «Печальный дуэт», Ф.Крамарж музыкасына «Веселый квартет», А.Аданның «Маленькое гра па», Дворжак музыкасына «Вдовы», Х.Родриго музыкасына «Памяти Гарсиа Лорки» миниатюралары һәм кечкенә балетлары; С.Прокофьевның «Классическая симфония», Г.Банщиковның «Дама пик», А.Мекаевның «Знак солнца» музыкасына бер актлы балетлар, К.Хачатурянның «Приключения Чипполино», Дж.Вердиның «Дама с камелиями» музыкасына күп актлы балетлар һ. б.

А.М.Полубенцев – «Либретто моей жизни» (2015) китабы, «Хореографическая драматургия: основные понятия, принципы построения и структура хореографического текста», «Хореографические формы балетного театра», «Специфика балетного сценария», «Амплуа в балетном театре» дәреслекләре һәм уку әсбаплары авторы.

Бүләкләре

Авторлар коллективы составында «Иакинф» балетын куйганы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2025). Дуслык ордены кавалеры (2021).