- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасының уң кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 28 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVII йөздә (версияләрнең берсе буенча, авылны нигезләүче булып «Поварна» чишмәсе янында йорт төзегән Айдархан тора).
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет (1939 елда манарасы җимерелә, соңыннан бинада мәктәп, икмәк склады, балалар бакчасы, клуб урнаша), 1908 елда вак-төякләр кибете була.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 602,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Айдар авыл җирлеге үзәге.
1930 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1932 елда) авылда «Ялкын» колхозы (беренче рәисе – Б.Камалов) оештырыла, 1957 елдан Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы), 1962 елда Ленин исемендәге колхозга үзгәртелә, 1965 елдан «Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы), 1982 елдан –«Баландышский» (үзәк утары – Баландыш авылы) совхозларында.
1990 елда авылда «Айдаровский» совхозы (Айдар авылы – үзәк утар, аңа шулай ук Субаш, Борчаклы Яз авыллары керә) оештырыла, 1996 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1998 елда) «Айдаровский» күмәк предприятиесенә үзгәртелә. 2005 елда авылда – «Вамин-Теләче» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Айдар» бүлеге, 2016 елда «Теләче Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елга кадәр эшли) оештырыла. Хәзер «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (1957 елдан яңа бинада), 2013 елдан – Олы Нырсы мәктәбе филиалы. 2021 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Хәзер мәдәният йорты (1995 елда салынган бинада), китапханә (1995 елдан, башта терлекче йортында урнаша, 1996 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1992 елдан), күпфункцияле үзәк (2013 елдан), хоккей мәйданчыгы (2015 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Cәхнә» театр (1990 елдан, 2015 елдан халык коллективы, оештыручысы – М.С.Әхмәтшина) һәм «Балкыш» фольклор коллективлары (2017 елдан) эшли.
1996 елда Әфган сугышында катнашучы-сугышчыларга обелиск куела, 2015 елда яңартыла. 2013 елда «Поварна» чишмәсе төзекләндерелә.
М.В.Вагыйзов (1983 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты;
Р.Ә.Сабиров (1894–1937) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Үзәк Башкарма комитеты президиумы рәисе (1921–1924 елларда), Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетының милли бүлеге мөдире урынбасары (1925 елда), «Татреспублика авылы ачлыктан соң» («Деревня Татреспублики после голода», 1923) китабы авторы; 2020 елда авылда аның истәлегенә мемориаль таш һәм истәлек тактасы куела.
1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 367,
1897 елда – 625,
1908 елда – 759,
1926 елда – 715,
1938 елда – 597,
1949 елда – 524,
1958 елда – 463,
1970 елда – 512,
1979 елда – 419,
1989 елда – 346,
2002 елда – 352,
2010 елда – 373,
2020 елда – 286 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.