Эчтәлек

Җирле төбәк халкының электән килгән хуҗалык эшчәнлегенең төп төрләреннән берсе.

Казан губернасында, өч басулы чәчү әйләнешен кулланганда, кыр культураларының гомуми чәчүлек мәйданы 1913 елда — 2491,2, 1920 елда 2115,7 мең га тәшкил итә. Татарстан территориясендә, күп басулы һәм аеруча үлән басулы чәчү әйләнешен, шулай ук биләүле пар җирләрен файдаланганда, ул 1928 елда — 2781,4 мең, 1940 елда — 3190,2, 1960 елда — 3533,3, 1970 елда — 3655, 1980 елда 3595,3 мең га га җитә; терлек азыгы культураларының, бәрәңге чәчүлекләренең мәйданнары киңәйтелә, шикәр чөгендере үстерелә башлый (1944 елдан).

Чиста пар җирләренең мәйданнарын арттыру һәм эрозияләнгән җирләрнең бер өлешен болынлыкка (табигый терлек азыгы җирләре) күчерү нәтиҗәсендә, чәчүлек мәйданнары 2008 елга 2998 мең га га кадәр кими. Төп кыр культураларының уңышы: бөртеклеләр һәм бәрәңгенең 1928 елда —  1 га дан 6,8 һәм 80 ц, 1940 елда — 7 һәм 46, 1970 елда — 14,8 һәм 155, 2008 елда — 37,2 һәм 196 ц; шикәр чөгендеренең 1960 елда — 101, 1971 елда — 171, 2008 елда 300 ц тәшкил итә.

Кырчылык өлкәсендә фәнни тикшеренүләр Төньяк-көнчыгыш фермада (хәзер Ферма-2), Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә, Югары Идел селекция үзәгендә, Казан селекция, Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станцияләрендә үткәрелә; хәзерге вакытта алар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, Казан аграр университетында, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында башкарыла.

Әдәбият

Мосолов В.П. Сочинения. М., 1955. Т. 5;

Карнаухов И.П., Леонтьев В.М. Полеводство и луговодство. М.–Л., 1956;

Система ведения отраслей агропромышленного комплекса Республики Татарстан. К., 1992;

Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. К., 2005.

Автор — И.Н.Афанасьев