Эчтәлек

СССРда җәмәгать авыл хуҗалыгы җитештерүен күмәкләп алып бару максатында крәстияннәрне берләштерү юлы белән крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү барышында төзелә. Колхозлар хәрәкәтенең төрле чорларында күмәк хуҗалыкларның 3 формасы оеша: авыл хуҗалыгы коммунасы, җирне бергәләп эшкәртү ширкәте, авыл хуҗалыгы артеле. Алар арасындагы аерма җитештерү чараларын берләштерү дәрәҗәсе һәм табышларны бүлү тәртибе белән билгеләнә.

1918 елда Казан губернасында беренчеләрдән булып Спас шәһәрендә хезмәт артеле, соңрак Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. Совет хакимиятенең беренче елларында артельләр белән беррәттән коммуналар һәм совхозлар барлыкка килә. 1918 нең августына кадәр төзелгән авыл хуҗалыгы артельләре һәм коммуналар ак чехлар тарафыннан таратыла. Чехлар киткәннән соң колхозлар яңадан оештырыла башлый. Аларның күпчелеге гади крәстиян инвентарен һәм эш терлекләрен берләштерү нигезендә барлыкка килә. Әмма 1920–1923елларда авыл хуҗалыгы тирән кризис хәлендә була. 1921 елда бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 0,4 ц гына тәшкил итә. 1913 ел белән чагыштырганда бөртекле ашлык җыйнап алу 94% ка кими (112 млн поттан 6,4 млн потка кадәр). Республикада азык-төлек кризисы хөкем сөрә, азык-төлекнең даими рәвештә җитешмәве 1921–1922 еллардагы ачлыкка сәбәп була (1923 елның 1 февраленә 1 млн тирәсе кеше ачлык кичерә). Мондый шартларда колхозлар санын арттыру тенденциясе билгеләнә, чөнки күп кенә крәстияннәр атларын, сыерларын, вак терлекләрен югалта, чәчүлек орлыксыз һәм инвентарьсыз кала, мохтаҗлык аларны артельләр төзүгә мәҗбүр итә. Ләкин мондый шартларда төзелгән колхозлар озак яши алмый, күпчелеге таркала.

1928 елның 1 октябренә Татарстанда колхозлар саны 333 кә җитә, һәр кантонда диярлек уңышларга ирешкән хуҗалыклар була: Чистай районында — «Агрокультура», Чаллыда — «Луч», Минзәләдә — «Дружба», Бөгелмәдә — Ленин исемендәге, Актанышта — «Искра», Тәтештә — «Ярдәм». Колхозларны башлап оештыручылар еш кына авыл активистлары (күбесенчә коммунистлар, комсомоллар) — чыгышлары буенча ярлы крәстияннәр һәм элекке кызылармиячеләр була.

1929 елда ВКП(б) ҮК урыннардагы партия оешмаларын һәм совет органнарын бишьеллык ахырына күмәкләштерүне нигездә тәмамлауга юнәлтә. 1929 елның 1 маена колхозлар барлык крәстиян хуҗалыкларының 1,52% ын берләштерсә, 1 декабрьгә бу күрсәткеч 17,8% ка җитә. 1930 елның гыйнварында гына да Татарстанда 500 дән артык яңа колхоз төзелә. Әмма 1930 елның беренче яртысында республикада колхозлар хәрәкәте алар төзелешендәге ялгышлар һәм «арттырып җибәрүләр» белән бәйле зур кыенлыклар кичерә. Күмәкләштерүнең югары темплары артыннан куып, колхозга кергәндә еш кына крәстияннәрнең иреклелек принцибын бозу күзәтелә, урта хәллеләрне кулаклар исәбенә кертү очраклары да була. Болар барысы да крәстияннәрдә канәгатьсезлек тудыра. Урыннарда терлекләрне күпләп чала башлыйлар. Бу хәлдән файдаланып, кулаклар күмәкләштерү хәрәкәтенә каршы көрәштә күп төрле ысуллар куллана. 1930 елның февралендә ВКП(б) ҮК тарафыннан авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә мәҗбүрләү һәм ашыгуны тыю, тоташ күмәкләштерү башланмаган урыннарда кулакларны эзәрлекләүне туктату, милли республикаларда җирле шартларны исәпкә алу турында күрсәтмәләр эшләнә; шул ук елның мартында ҮК «Колхозлар хәрәкәтендә партия юнәлеше бозылулар белән көрәш турында» дип аталган карар кабул итә. Кимчелекләрне һәм ялгышларны төзәтү колхозлар төзелешен тәртипкә салуга ярдәм итә. Биредә «егерме биш меңчеләр», ягъни — шәһәрләрдән колхозларга даими эшкә җибәрелгән 25 мең алдынгы эшче мөһим роль уйный. Татарстанда алар колхоз производствосының иң җаваплы урыннарын җитәкли, 402 «егерме биш меңче»нең 200 дән артыгы колхоз рәисләре булып сайлана.

1931 елның ахырына республикада крәстиян хуҗалыкларының төп өлешен күмәкләштерү бурычы хәл ителә. 3933 колхоз ярлылар һәм урта хәллеләрнең 322320 хуҗалыгын берләштерә. Авыл хуҗалыгы артеле кооперацияләрнең төп формасы булып кала, крәстиян берләшмәләренең башка формалары арасында аның өлеше 98,9% (1931) була. Колхозларга 1361,9 мең га, ягъни республиканың барлык сөрү мәйданнарының 45% ы, барлык терлекнең 50,6% ы туры килә. 1930 елда колхозлар 16 млн сумлык тулай продукция бирсә, 1931 елда бу күрсәткеч 87 млн сумнан арта, ягъни Татарстандагы тулай авыл хуҗалыгы продукциясе бәясенең 52,6% ын тәшкил итә. 1932 елда республика ВКП(б) ҮКна һәм совет хөкүмәтенә барлык авыл хуҗалыгы эшләренең срогыннан алда үтәлүе турында хәбәр итә. Татарстанның алдынгы районнары исемлегенә Балтач, Чистай, Октябрь, Сарман, Саба, Арча районнары кертелә. 11 авыл хуҗалыгы алдынгысы Татарстанның Социалистик төзелеш Герое исеменә лаек була. 1932 елның ахырына республиканың социалистик секторына барлык сөрүлекләрнең 77,5% ы туры килә, чәчү җирләре 3154,5 мең га га җитә. 1929 елдан башлап дәүләт машина-трактор станцияләре (МТС) төзелә башлый, алар авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруның терәк пунктларына әверелә. Авыл хуҗалыгында ВКП(б) карарларын гамәлгә ашыру өчен 53 МТСның барысында да сәяси бүлекләр оештырыла.

1933 елның 15 маенда Казанда Колхозчы-ударникларның беренче бөтентатар съезды үзенең эшен башлый, анда 3 меңләп делегат катнаша; «бөтенсоюз старостасы» М.И.Калинин съезда чыгыш ясап, Татарстан колхозчыларының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне ике тапкыр арттыру теләген хуплый; ул Казан авыл районының «Заветы Ильича» һәм Арча районының «Авангард» колхозларында була, авыл советларының, артель идарәләренең эше белән таныша, 1933 елда СССРның край, өлкә һәм республикалары социалистик ярышында Татарстан колхозлары 1 нче урынны яулый, СССР ҮБК Президиумының 1934 ел 3 гыйнвар Указы нигезендә ТАССР Ленин ордены белән бүләкләнә.

Колхозларның оештыру-хуҗалык эшләрен ныгытуда һәм колхозчы крәстияннәрне тәрбияләүдә авыл хуҗалыгы артеленең Үрнәк уставы зур әһәмияткә ия була, аны 1935 елда 2 нче Бөтенсоюз алдынгы колхозчылар съезды кабул итә. Аның нигезендә Татарстанның барлык колхозларында да, җирле шартларны исәпкә алып, үз уставлары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Колхоз үзенең эшчәнлеген колхозчыларның гомуми җыелышы кабул иткән колхоз уставы буенча алып бара. Уставта колхоз әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары күрсәтелә. Колхозчының күмәк хуҗалыктан чыгу турындагы гаризасы идарә һәм колхоз әгъзаларының гомуми җыелышы тарафыннан карала. Колхоздан вакытлыча китеп торган затлар, шулай ук картлык яки гариплек сәбәпле эштән чыгып, әмма колхоз территориясендә яшәүче колхозчылар колхоз әгъзасы булып калалар. 1937 елда Татарстанда 3847 колхоз булып, алар 416,7 мең (91,5%) крәстиян хуҗалыгын берләштерә, аларга сөрү җирләренең 94,4%ы туры килә.

2 нче бишьеллыкның соңгы елында (1937) Татарстан республика өчен рекордлы уңыш ала: төрле культуралардан 200 млн поттан артык, ягъни 1 га дан уртача 13,9 ц бөртекле ашлык җыйнала. Гомумән, 2 нче бишьеллыкта бөртеклеләрдән уңыш алу һәм уртача 1 га дан 9,7 ц (алдагы биш елда 6,4 ц) тәшкил итә. 1932–1937 елларда мөгезле эре терлекнең баш саны 2 тапкыр арта. Колхозчылар тормышы матди яктан яхшыра.

Колхозларның бер өлешен үзгәрткәннән соң 1940 елда республикада 3873 колхоз исәпләнә; алар авыл хуҗалыгы биләмәләренең 95% ын били. Бөек Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгы гаять зур зыян күрә. Шулай да гадәттән тыш кыен шартларда колхозлар үзләренең яшәү сәләтен күрсәтәләр, сәнәгатьнең чималга, армия һәм халыкның азык-төлеккә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәләр.

1958 елда МТСлар ремонт-техник станцияләр итеп үзгәртелә, ә аларның техникасы колхозларга сатып бирелә. Тик техникадан һәм хезмәт ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге кими, чөнки хуҗалыкларның күпчелеге зур булмый; нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше тоткарлана. 1960 еллардан колхозларны эреләндерү зарурлыгы туа. 1940 елда СССРда 235,5 мең, 1960 елда — 44 мең, 1971 елда — 32,3 мең колхоз була. Татарстанда колхозлар саны: 1940 елда — 3873, 1960 елда — 742, 1990 елда — 691, 1995 елда — 254. Колхозлар санының кимүе аларның бер өлешен совхозлар итеп үзгәртү белән дә бәйле.

1971 елда ТАССРда колхозлар авыл хуҗалыгының 49% товарлыклы продукциясен җитештерә, (шул исәптән 57% үсемлекчелек һәм 44% терлекчелек буенча). Мөгезле эре терлекнең баш саны (мең баш) 145,2 дән (1941 елда) 898,4 кә (1986), (шул исәптән сыерлар тиңдәшле рәвештә 48 дән 270,8 гә), дуңгызларның баш саны — 160,7 дән 608 гә, сарыкларның баш саны 398,8 дән 601 гә үсә.

1990 елда бөртекле ашлыкның товарлыклыгы — 70%, яшелчәнеке — 88%, итнеке — 97%, сөтнеке — 86%, йонныкы — 99%, техник культураларныкы 100% тәшкил итә. Колхоз производствосының үсеше һәм югары дәрәҗәдә товарлыклы булуы колхозларның керемнәре күтәрелүгә сәбәп була. 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә, 1970–1990 елларда тулай керем 2,6 тапкыр диярлек арта (313,8 млн нан 822 млн га кадәр).

Колхозлар кеременең үсеше җитештерүгә һәм мәдәни-көнкүреш төзелешенә капитал салуларны арттыру өчен шартлар тудыра. Колхоз строе колхозчыларның матди һәм мәдәни хәлен өзлексез күтәрүне тәэмин итәргә омтыла. Революциягә кадәрге Россия крәстияннәренең кереме белән чагыштырганда колхозчыларның реаль керемнәре (түләүсез уку һәм дәвалану, пенсияләр, социаль тәэминат, башка түләүләр һәм өстенлекләрне исәпкә алып) 1940 елда 2,3 тапкыр, 1971 елда — 12, 1990 елда 35 тапкыр арта. Колхозларның үз интеллигенциясе формалаша. Аларда эшләүче югары һәм урта белемле белгечләрнең саны тулаем ил күләмендә 29 меңнән (1940) 390 меңгә (1970) кадәр җитә, шул исәптән агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табибләренең саны 19 меңнән 234 меңгә кадәр арта. Авыл хезмәтчәннәренең һөнәри-техник дәрәҗәсе күпкә үзгәрә. Колхозларда төп хезмәткәрләрне механизаторлар тәшкил итә, 1972 елның 1 апреленә аларның саны 2052 мең кеше исәпләнә. Татарстан колхозларында 1990 еллардагы үзгәртеп коруларга кадәр эшләүчеләр саны 1938 ел белән чагыштырганда 5 тапкыр диярлек кими, ә совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 5,5 тапкыр арта.

Колхозлар берничә тапкыр эреләндерелә һәм вагайтыла, аларның бер өлеше совхозлар итеп үзгәртелә, 1990 елларда хуҗалык итүнең башка формалары барлыкка килә. 1990 еллар башында ТРда 691, 1995 елда — 254, 2002 елда — 32, 2009 елда 2 колхоз исәпләнә. 1990 елда бер колхозга уртача 4100 га авыл хуҗалыгы җирләре, 1180 баш мөгезле эре терлек, 30 трактор, 14 ашлык җыю комбайны һәм 1190 мең сум тулай керем туры килә, 1993 елда тиңдәшле рәвештә 3350, 1075, 29, 12 һәм 1965.

Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгының тулай һәм товарлыклы продукциясендә колхозлар өлеше кискен кими, төп продукция җитештерүчеләр булып яңа хокукый формалы предприятиеләр (кооперативлар, күмәк предприятиеләр, АҖ һ.б.) санала.

Әдәбият

Куркин М.И., Зиятдинов Ф.С. Интенсификация и трудовые ресурсы колхозов. К., 1974;

 Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал агропромышленного комплекса: анализ, оценка и эффективность использования. К., 2001;

Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспекты (1920–1929 гг.). К., 2004.

Автор – Ф.С.Зыятдинов