Идел елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15,9 км, бассейнының мәйданы 77,3 км2. Кама Тамагы районы территориясе буйлап ага. Елга башы Шершалан авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Кирельский авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Ишемнең 0,6 дан 3,3 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый арта. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 62 мм, ташу вакытында агым катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,026 м3/с.

Суы язын уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.