Биографиясе

1914 елның 8 ноябре, Казан губернасы, Зөя өязе Паново авылы — 1984 елның 19 декабре, Казан.

1938 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, мәктәптә математика укыта (Куйбышев шәһәре), Куйбышев индустриаль институтының югары математика һәм теоретик механика кафедрасында эшли.

1940 елдан Казан университетында математик анализ, гомуми математика (1950 елдан), хисаплау математикасы (1961 елдан) кафедраларында; механика-математика факультеты деканы (1968).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре чын (реаль) үзгәрешленең функцияләре теориясенә, математик физика тигезләмәләренә, сыгылмалылык теориясенә, җир асты гидромеханикасына карый. Пудовкин — нефть катламнарының эчке контурына су тутыру вакытында җылылык һәм масса күчеше процесслары буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Беренче булып, катламнарга зур су массалары кергәндә, аларның суынуы проблемасын күтәрә. Җир асты җылылык казаннары теориясенә, скважиналарны бораулау һәм эксплуатацияләү вакытында термогидродинамик процессларны тикшерүгә зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Задачи теплообмена в приложениях к теории бурения скважин. К., 1977 (автордаш);

Температурные процессы в действующих скважинах. К., 1977 (автордаш);

Краевые задачи математической теории теплопроводности в приложении к расчётам температурных полей в нефтяных пластах при заводнении. К., 1978 (автордаш).