Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, һөнәрчелек, Әҗәкүл пристаненда көнлекле эш.

XIX йөзнең ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 555 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1913 елга кадәр Шәрип, 1913 елдан Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Актанышбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 – 1930 елларда авылда “Үрләч” колхозы оештырыла, 1950 елда “Урал” колхозы составында (Әҗәкүл авылы). 1958 елдан “Урал” колхозы составына “Үзәк” колхозы (Актаныш авылы) керә. 1995 – 2003 елларда кооперативлар берләшмәсе, 2003 – 2006 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылның көньяк-көнбатыш читендә Ананьино һәм Пьянобор культурасына караган Ирмәш авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

Г.М.Фарухшин (1956 елда туган) – җырчы;

М.М.Фарухшин (1954 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.А.Хәбибуллин (1967 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 62,
1834 елда – 128,
1859 елда – 176,
1870 елда – 192,
1897 елда – 177,
1908 елда – 187,
1920 елда – 233,
1926 елда – 222,
1938 елда – 341,
1949 елда – 206,
1958 елда – 233,
1970 елда – 236,
1979 елда – 182,
1989 елда – 126,
2002 елда – 113,
2010 елда – 147,
2015 елда – 140 кеше (татарлар).