Биографиясе

2.5.1923, Мордва АССРның Кызыл Октябрь районы Черный Студенец авылы – 2010 елның 12 ноябре, Санкт-Петербург.

1949 елда Ленинград педиатрлар медицина институтын тәмамлый.

1946 елдан Ленинград хәрби медицина академиясендә.

1964–1994 елларда Ленинград педиатрия медицина институтының гомуми хирургия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1964–1987 елларда Ленинградның баш хирургы.

Хезмәтләре торакаль (күкрәк читлеге) һәм йөрәк-кан тамырларының гомуми һәм госпиталь хирургиясе мәсьәләләренә карый.

Аутогемотрансфузия ысулын эшләгәне һәм хирургия гамәленә керткәне өчен СССР МС бүләге бирелә (1986).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Диагностика и лечение открытого артериального протока. Л., 1962;

Искусственное кровообращение. Л., 1962.