Биографиясе

1913 елның 21 ноябре (4 декабре), Казан шәһәре – 2013 ел, шунда ук.

Тимер юл транспорты инженерларының Мәскәү электромеханика институтын (1939), Казан медицина институтын (1950) тәмамлый.

1939–1941 елларда СССР Юл хәрәкәте халык комиссариатының Юллар һәм төзелеш фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү), 1941–1945 елларда СССР Сугыш кирәк-яраклары халык комиссариатының Калинин исемендәге заводында (Казан) инженер-конструктор.

1946–1949 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтында.

1953–1961 елларда врач-невропатолог, Казан ГИДУВында нерв авырулары кафедрасы ассистенты.

1961–1988 елларда Казан университетының радиоэлектроника кафедрасында, бионика проблемалары лабораториясен оештыра һәм җитәкли. 1988–1991 елларда Бөтенсоюз төзелеш материаллары фәнни-тикшеренү институтының сәнәгый бионика лабораториясендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре теоретик һәм клиник нейрофизиология, невропатология һәм бионикага карый. Беренчеләрдән булып биониканың методологик мәсьәләләрен өйрәнә (1978); табигате биологик булмаган ясалма системаларда тереклекнең үзлекләрен, принципларын, закончалыкларын торгызу ысуллары һәм юллары турындагы фән буларак, бионикага фәнни билгеләмә бирә, фәннәр системасында аның алымнарын, бурычларын һәм урынын билгели. Әхмәров җитәкчелегендә, «Көч-вакыт» классик нейрофизиология закончалыгына нигезләп, катлаулы системаларны анализлауның «чикле» характеристикалар методы исемен алган алымы уйлап табыла. Эшләнгән бу алым (нервлар һәм мускулларны тикшерү алымы кебек үк) эшләтеп җибәрүче (чикле) җайланмалар өчен аз энергия сарыф итә торган, тәртипле, адекват режимны табарга мөмкинлек бирә.

1996 елдан «Novitas. Новые научные концепции, идеи, гипотезы» журналын оештыручы (улы Н.Ү.Әхмәров белән берлектә). «Бионикага кереш» («Введение в бионику», 1984) дәреслеге автордашы.

Хезмәтләре

Фактор времени при одиночном раздражении возбудимых биосистем. Казань, 1963.

Методологические вопросы бионики. Казань, 1977.

Бионические системы изучения пороговых характеристик возбудимых биосистем. Казань, 1978.