Тарихы

1616 елдан Балтай буларак мәгълүм (бер фараз буенча, Х йөздә нигезләнә). Революциягә кадәрге рус чыганакларында Елсова Балтачи буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач савыт-саба, чана-арба ясау тарала.

Ике мәхәллә була. Беренче мәхәлләдә 1853 елдан имам-хатип булып Габдрахман Габделхәлилов тора, 1899 елда аны улы Хуҗахан Габдрахманов (шагыйрә Зәйнәп Бәшированың әтисе) алыштыра.

1915 елда Казан өязе Байчура авылы крәстияны М.С.Вәлитов башлангычында һәм хисабына беренче җамигъ мәчет төзелә (1990 елда манарасы торгызыла, тиешенчә файдаланыла; рациональ неоклассицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, 2 тегермән, буяу-ману урыны, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1813 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Балтач авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 «Яңа Көч» колхозы оештырыла. 1962–1964 елларда авылда –«Авангард» (үзәге – Күки авылы), 1966–1992 еллардагы мәгълүматлар буенча – «Татарстан» (үзәге – Ямаш авылы; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1993–1994 елларда – «Балтач» колхозлары, 1994–2005 «Балтач» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

1980 елларга кадәр авылдагы хатын-кызлар сатуга мамык шәлләр бәйләү белән шөгыльләнәләр.

Халкы башлыча Чаллы шәһәре предприятиеләрендә, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә, «Русский мрамор» агросәнәгать комплексында (Кугәрчен авылы), эшли, шәхси йортлар төзү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1974 елда – урта, 1988 елда – тулы булмаган урта, 1993 елда – урта, 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (бинасы 1999 елда төзелә). 2003 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчеләре – Ф.Ф.Бәдамшина, И.Г.Сәлахиев).

Мәдәният йорты (бинасы 1977 елда төзелә), китапханә (2019 елдан – мәктәп бинасында) бар.

Авылның көньяк-көнчыгыш читендә археология истәлеге – Балтач авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

З.Х.Бәширова (1903–1984) – шагыйрә;

И.Г.Фәйзуллин (1955 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты;

Равил Г.Фәйзуллин (1943 елда туган) – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның халык шагыйре, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт буләге, Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк лауреаты, Дуслык ордены кавалеры;

Рөстәм Г.Фәйзуллин (Акъегет, 1951–2020) – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 112 ир-ат;
1859 елда – 726,
1897 елда – 1173,
1908 елда – 1374,
1920 елда – 1374,
1926 елда – 1290,
1938 елда – 1150,
1949 елда – 995,
1958 елда – 956,
1970 елда – 1016,
1989 елда – 630,
2002 елда – 565,
2010 елда – 516,
2020 елда – 420 кеше (татарлар).