Биографиясе

1941 елның 24 июлендә Саба районы Йосыф-Алан авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1967).

1961 елдан Казан мәктәпләрендә укытучы.

1967 елдан «Яшь ленинчы» газетасында, 1975 елдан бүлек мөдире.

1977 елдан «Мәгариф» журналында: педагогика һәм методика бүлеге мөхәррире, 1986–1987 елларда җаваплы сәркәтип, 1987 елдан баш мөхәррир урынбасары.

Вәлиуллинның очерк һәм мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Советская Татария» газеталарында, «Азат хатын», «Ялкын» журналларында басыла.

Язмаларында РФ һәм ТРда мәгариф системасының үсеш юлларын, яшь буынны укыту һәм әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләрен яктырта.

К.Насыйри исемендәге премия лауреаты (2008).

Әсәрләре

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1988.

Без – Ильич оныклары. Казан, 1990.

3 нче класста татар теле дәресләре. Казан, 1999 (автордаш).