Гомуми мәгълүмат

Пермь краенда, Пермь шәһәр яны зонасында урнашкан. 1939 елда Югары Мулла районы буларак оештырыла, 1963 елдан хәзерге исемен йөртә. Мәйданы – 3750 кв.км. Район үзәге Пермь шәһәрендә (административ район составына керми, 2010 елда татарлар саны 34253 кеше тәшкил итә).

Халкы – 106103 кеше (2015 ел). Татарлар 2015 елда – 4,5 меңләп кеше (2010 елда – 4436). Татарлар, башлыча, Куян (1300 кеше; XVII йөз башыннан мәгълүм) һәм Башкултай (674 кеше; 1592 елдан мәгълүм) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар Казан ханлыгы бетерелгәч урнаша башлыйлар, күбесе асаба башкортлар катлавына керә.

1720 елларда атаклы руда чыгару сәнәгатьчесе Исмәгыйль Тасимов Куян авылы янында унбиш бакыр шахтасын нигезли, чыгарылган руда Егошиха һәм Юг заводларына җибәрелә. Тасимов Санкт-Петербург тау училищесен (соңрак – институтын) оештыручыларның берсе була һәм аңа матди ярдәм күрсәтә.

Куян һәм Башкултайда 1803 елда – 1145, 1816 елда – 1437, 1858 елда – 2276, 1904 елда – 3606 кеше яши.

1929 елга кадәр Куян авылында ике җамигъ мәчет (1750 һәм 1897 елларда төзелә), мәдрәсә эшли, 1925–1930 елларда Башкултайда мөселман җәмгыяте була. 1948 елда Куянда икенче җамигъ мәчет яңадан эшли башлый, ул 1991 елга кадәр Пермь өлкәсендә бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе булып кала.

1990–2000 елларда Башкултай һәм Куян мәктәпләрендә татар теле предмет буларак, хәзерге вакытта Куян авылы мәктәбендә факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Куян мәдәният йорты каршында хор һәм бию («Ләйсән») коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Медицина фәннәре докторы Р.З.Кузяев, педагогика фәннәре докторы Ә.С.Тайсинның тормышы һәм эшчәнлеге Пермь.районы белән бәйле.

2008 елда Куян авылында И.Тасимовка багышланган истәлек тактасы ачыла.