Эчтәлек

Авыл 1619 елдан Пустошь Енгурчинская буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 424 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Самолёт” колхозы оештырыла, 1950 елдан “Труд” колхозы составында, 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалагы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Труд” җавплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1920–1964 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1834 елда – 25,
1859 елда – 166,
1884 елда – 166,
1905 елда – 256,
1910 елда – 218,
1920 елда – 243,
1926 елда – 221,
1938 елда – 230,
1949 елда – 150,
1958 елда – 86,
1970 елда – 86,
1979 елда – 59,
1989 елда – 30,
2002 елда – 16,
2010 елда – 18,
2015 елда – 17 кеше (удмуртлар).