Биографиясе

1945 елның 23 октябрендә Ленинградта туган.

1970 елда Ленинград политехник институтын тәмамлый.

Донецк политехник (1976–1982), Брянск авыл хуҗалыгы (1982–1984) институтларында, Брянск ярымүткәргеч приборлар заводында (1984–1986) эшли.

1986 елдан Кама инженерлык-икътисад академиясендә (хәзер Казан университетының Чаллы институты, Чаллы шәһәре), кою производствосы машиналары һәм технологияләре кафедрасы профессоры (2002 елдан), электр энергетикасы һәм электр техникасы кафедрасы профессоры (2012 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тимерле дисперс калдыкларны үтилләштерүгә карый.

Н.Н. Сафронов даими токта турыдан-туры электр дугасыннан җылытыла һәм металл фазасы катодта полярлаша торган махсус кою агрегатының технологик критериаль модельләрен эшли.

Уйлап табуга 13 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Оптимизация инженерных задач планированием эксперимента. Набережные Челны, 2002 (автордаш).

Ваграночный процесс на комбинированном дутье с дисперсными промышленными отходами. Набережные Челны, 2004.

Утилизация дисперсных промышленных отходов в ваграночном процессе. СПб., 2004 (автордаш).