1982 елның ноябрендә Казан электрон хисаплау машиналары заводының (1988 елдан Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсе) структур бүлекчәсе буларак ачыла. 2003 елның  сентябрендә АЙ-СИ-ЭЛ–КПО ВСның структур бүлекчәсе сыйфатында яңадан торгызыла һәм яңартыла.

Экспозиция мәйданы 50 м2, саклау фонды 45 м2. 5,5 меңнән артык экспонат исәпләнә. Төп экспозициядә 690 экспонат урын алган, алар: хисаплау техникасы чаралары, алфавитлы-санлы язу җайланмалары, блоклар, узеллар, макетлар; хисаплау системаларының Казан ҖБдә чыгарылган М-20, М-20, М-220, М-220А, М-222, Сетунь, Наири, ЕС-1030, ЕС-1045, ЕС-2700, ЕС-1046, ЕС-1007 ЭВМнарының 4 буыны үрнәкләре күрсәтелә, ЭВМга нигезләнгән хисаплау комплекслары буенча мәгълүмат бирелә.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 50 еллыгы уңаеннан предприятиегә социалистик ярышта җиңүче буларак тапшырылган истәлекле байраклар, СССР Дәүләт, Әрмәнстан ССР, Ленин комсомолы бүләкләре лауреатларының, Бөек Ватан сугышы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының, Ленин ордены кавалерларының һ.б. югары Дәүләт бүләкләре ияләренең, предприятие җитәкчеләренең портретлары куелган.

Махсус стенд «ICL-КПО ВС» АҖ эшчәнлегенә багышлана. Татарстан студентлары һәм мәктәп укучыларының ел саен үткәрелә торган программистлар турнирлары программасында музей белән танышу каралган.

Ел саен Җиңү бәйрәме (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май), Татарстан Республикасы (30 август), өлкәннәр көннәре (1 октябрь) билгеләп үткәрелә.

Директорлары: В.Н.Ерохин (1979–1986), Н.В.Романова (1986–1995), М.Ш.Бәдретдинова (1998 елдан).