Тарихы

Авылга 1740 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Верхосулье, Богоявленский исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1806 елда алпавыт В.П.Рычков акчасына Богоявление Господня храмы төзелә (1821 елда үзгәртеп корыла, 1930 елларда ябыла, классицизм стилендәге архитектура истәлеге, тулысынча юкка чыккан).

1917 елга кадәр авылда юрист, Санкт-Петербург университетының хокук кандидаты Н.В.Скалон (1871–1918) утары урнаша.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, 2 тегермән эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 240 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Петровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Путь Ильича” колхозы оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы составына керә, 1971 елда “Прогресс” совхозы составында аерылып чыга, 1996 елдан “Прогресс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Зеленая Роща” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

С.И.Кириллов (1941 елда туган) – эчке хезмәт генерал-майоры, ТР эчке эшләр министры (1983–1993 елларда), ТР Премьер-министры урынбасары (1993–1995 елларда).

Халык саны

1859 елда – 986,
1889 елда – 590,
1910 елда – 539,
1920 елда – 610,
1926 елда – 562,
1938 елда – 562,
1949 елда – 417,
1958 елда – 269,
1970 елда – 197,
1979 елда – 127,
1989 елда – 73,
2002 елда – 81,
2010 елда – 65,
2014 елда – 43,
2015 елда – 46 кеше (татарлар, руслар).