Археологик калдыклары хәзерге Әстерхан өлкәсенең Хәрабәле районы Лапас авылы янында.

Тасвирламасы

Эре һөнәрчелек үзәге була. В.Л.Егоров фикеренчә, Ак Сарайда, нигездә, һәйкәл-төрбәләр, төрбә-мавзолейлар төзүчеләр яшәгән. Элекке шәһәр урынында кирпеч, ялтыравык өслекле гәнеч (майолика), архитектура бизәлеше әйберләре җитештерү эзләре сакланган.

1495 елда Аксак Тимер явы вакытында Ак Сарай җимерелгән, таланган дип фаразлана. 1580 елларда Ак Сарай корылмалары кирпечен рус осталары Әстерхан Кремлен төзегәндә кулланган. Аерым төрбә диварлары калдыкларын әле 1930 еллар башында да күрергә мөмкин булган. Соңрак аларны Хошеут авылы кешеләре язгы судан саклану корылмалары төзегәндә сүтеп бетергән.

Шәһәрдән көнчыгышта 4 мөселман төрбәсе хәрабәләре сакланган, алар яндырылган кызыл кирпечтән, кирпеч өслекләре кафель белән бизәлгән. Бу мавзолейлар Ахтүбә елгасыннан читтәрәк, калку урыннарда төзелгән. Нигезләре тигез квадрат шәкелендә, ян-яклары берничә йөз метрга сузылган. Мөгаен, бу биналар бик зур, мәһабәт корылмалар булгандыр. Хәзер инде алар тулаем җимерелеп беткән.

Шәһәр үзе бу корылмалардан 2 км чамасы ераклыкта. Монда күп санда яндырылган кирпеч калдыклары, балчыктан эшләнгән савытлар, гәнеч яндыру мичләре табыла.

Өйрәнү

Бу шәһәр һәм мавзолей хәрабәләрен ХХ йөздә беренчеләрдән булып Әстерханның төбәк музее директоры В.А.Филипченко тикшерә, хәрабәләр урнашкан мәйданның планын төзи, иң зур төрбәнең җирле халыкта Дәүләт хан исемен йөртүен яза.

1990 елларда Россия Фәннәр академиясенең Археология институты каршындагы Идел буе археологик экспедициясе (В.В.Дворниченко һ.б.) төрбәләр урнашкан урыннарның топографик картасын төзи. Экспедиция, әлеге 4 зур төрбәдән тыш, тагын берничә кечерәк төрбә урыннарын да билгели.

2000 елда Д.В.Васильев җитәкчелегендәге археология отряды андагы газүткәргеч янәшәсендә 2 урында казу эшләренә керешә. Тиздән алар яндырылган кирпечтән квадрат рәвешендә салынган йорт нигезенә юлыга. Диварлары көн тарафларына төгәл каратып салынган бинаның эчке ягы акшарланган.

Төньяк-көнбатыш дивар буен биләгән суфа-сәкенең 2 башында учак-тандыр табыла. Учак авызлары ишегалдына чыгарып эшләнгән. Бер учакның ике төпсез чүлмәктән ясалган морҗасы да сакланган. Казу вакытында Алтын Урда чорына караган балчык савыт, гәнеч калдыклары, Үзбәк хан (1312–1342) дәверенә нисбәтле 85 данә тәңкә һ.б. әйберләр табыла.

Бертуган Пицигано (1364) һәм Фра-Мауро (1459) төзегән карталарда Ак Сарай урынында ханнар (императорлар) каберлеге булуы күрсәтелгән. Плано Карпини фикеренчә, Алтын Урдада «императорлар, бәкләр һ.б. күренекле шәхесләр, кайда гына вафат булсалар да, кайтарып җирләнә торган бер урын билгеләнә». Бу урынга теләсә кем кертелмәгән, аның саклаучылары булган.

В.Л.Егоров фикеренчә, Ак Сарай мавзолей-төрбәләре Җүчиләрнең ислам динен кабул иткән вәкилләрен (Бәркә, Үзбәк, Җанибәк, Бирдебәк һ.б.) җирләү урыны саналган. Ул шулай ук монда Бату ханның һ.б. мәҗүси Җүчиләрнең җирләнү ихтималын да кире какмый. Монголларда идарәчеләр нәселе вәкилләрен аерым бер тыюлы биләмәдә («курук») күмү йоласы яшәгән.

Кайбер этнографик экспедицияләр (Э.Ш.Идрисов, А.В.Сызранов һ.б.) Лапас авылы кешеләреннән Ак Сарай тарихына караган кызыклы җыр-бәетләр дә язып алган. Шуларның берсендә «Дәүләт хан шәһәре»н Ахтүбә елгасы белән тоташтырган җир асты юлы булуы, икенчесендә – Җиһангир ханга бәйле бер риваять тасвир ителә. Бер яу вакытында Җиһангир хан, имеш, сылу кызы һәм зур байлык-хәзинәләре белән шундый җир асты юлына төшеп яшеренгән.

Әдәбият

Бартольд В.В. К вопросу о погребальных обрядах турков и монголов // Сочинени. М., 1966. Т. 5.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Путешествие в восточные страны Плано Карпини и Гильома де Рубрука. Алматы, 1993.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Рудаков В.Г. Вопрос о существовании двух Сараев и проблема локализации Гюлистана // Ученые записки Татарского государственного гуманитарного института. 1999. Вып. 7.

Васильев Д.В. Городище Ак-Сарай // Археология Нижнего Поволжья на рубеже тысячелетий. Астрахань, 2001.

Автор – А.Ә.Борһанов