Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1342 ел.

Үзбәк – Мәнгу Тимер ханның оныгы. Хакимияткә Тукта хан үлгәннән соң тәхет түнтәрелеше нәтиҗәсендә килә.

Үзбәк хан идарә иткән вакытта Алтын Урда үз куәтенең иң югары дәрәҗәсенә ирешә. Илдә үзәкләштерү, акча берәмлеген ныгыту, салым системасын тәртипкә салу сәясәтен уздыра.

Үзбәк исламны дәүләт дине буларак кабул итә.

Аның заманында Алтын Урда башкаласы-Сарай әл-Җәдид шәһәренә (1330 еллар тирәсе) нигез салына.

Үзбәк актив тышкы сәясәт алып бара. 1317 елда бөек Владимир кенәзлегенә Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичны тәкъдим итә; аны үзенең сеңлесе Кончакка (христиан диненә күчкәч – Агафья) өйләндерә.

1327 елда Мәскәү кенәзе Иван I Калита гаскәре ярдәмендә Тверь шәһәрендә Урдага каршы кабынган күтәрелешне бастыра. Һулагуларның Кавказ аръягындагы җирләренә яулар оештыра (1319, 1335).

Үзбәк хан вакытында Алтын Урданың Европа илләре, Византия, Һиндстан һәм мәмлүкләр Мисыры белән илчелек мөнәсәбәтләре активлаша.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Автор – И.Л.Измайлов