- РУС
- ТАТ
1927 елның 1 ноябре, Норлат районы Паново авылы — 2002 елның 19 сентябре, Яшел Үзән районы Октябрь поселогы.
1950 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, астрономия кафедрасы профессоры (1981); бер үк вакытта В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясендә эшли; астрофизика бүлеге мөдире (1958 елдан), директор урынбасары (1960–1970), СССР ФА Астрономия советының Җирнең ясалма иярченнәрен күзәтү буенча шәһәр станциясен оештыручы һәм аның җитәкчесе.
Хезмәтләре якын урнашкан куш йолдызлар астрофизикасына карый. Лавров тотылучан куш йолдызларның ялтырау кәкреләрен һәм спектраль куш йолдызларның нур тизлекләре кәкреләрен исәпләү машинасы белән анализлау алымын эшли.
Халыкара астрономия берлеге әгъзасы (1964 елдан).
Медаль белән бүләкләнә.
Некоторые статистические закономерности у затменных переменных звёзд и их физическое истолкование // Бюл. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1955. № 31;
Библиография спектрально-двойных звёзд: В 4 вып. М., 1951–63 (автордаш);
Курс сферической астрономии. К., 1991.
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.