1885 елның 15 гыйнварында кабул ителгән «Сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләренә өстәмә салым салу турында кагыйдәләр», нигезендә оештырыла.

Казан губернасына билгеләнгән өстәмә салымны өязләр арасында бүлә һәм аларның өязләрдәге предприятиеләр буенча бүленүен раслый. Составына управляющий (рәис), казна палатасының махсус кабулханәсе әгъзалары һәм гильдия пошлиналары түләүче 6 кеше (губерна земство җыены, Казан шәһәр думасы һәм сәүдәгәрләр җәмгыяте тарафыннан 3 елга сайланалар) керә. Аңа өяз һәм шәһәр салым кабулханәләре буйсына. Казан губернасы салым кабулханәсенең карарларын губернатор раслый, риза булмаган очракта ул үзенең фикерләрен Россия финанс министрына җиткерә.

1898 елның 8 июнендә кабул ителгән Дәүләт кәсәбәчелек салымы турындагы нигезләмә белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собрание 3. Санкт-Петербург, 1887. Том 5. № 2664; 1901. Том 18. № 15601.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор – Е.Б.Долгов