Чыгу вакыты

1917 елның 1 мартыннан 1918 ел башына кадәр нәшер ителә, барлыгы 8 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Я.Хәлили.

Г.Баттал, С.Җәлал, Ш.Әхмәдиев, М.Фәйзи һәм башка авторларның язмалары басыла.

Юнәлеше

 Эчтәлеге белән ул «Ак юл» журналына якын.

Төп максаты – яшь буынга лаеклы тәрбия бирү.

Н.Исәнбәт, И.Хәйруллин, Ф. Ибраһимов, А. Сәгыйди һ. б. әсәрләрен, Г. Динмөхәммәтов, М. Акчурина һ. б. хикәяләрен, М. Фәйзи пьесаларын бастыруга зур урын бирелә.

Оригиналь әсәрләрдән тыш, журнал битләрендә Г.Х. Андерсон һәм башка чит ил авторларының әкиятләре урын ала.

Фәнни-популяр әйберләр арасында Г.Батталның тарихи темаларга язылган хикәяләре, М.Корбангалиевның татарларда китап күчереп язу традицияләре турындагы мәкаләләре, танылган галимнәрнең биографияләре (Т.Эдисон, Л. Пастер һ. б.), табигать белеме буенча мәгълүматлар, мәсьәләләр һәм башваткычлар очрый.

Журнал редакциясе шулай ук балалар өчен язылган китаплар бастыруда булышлык күрсәтә.

Әдәбият

Ибраһимова Ф. Балачак юлдашы «Балалар дөньясы» журналы чыга башлауга 70 ел // Ялкын. 1987. № 3;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Рәми И., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Әмирханов