Мөселман татарларда җеназа-мәет җирләү йоласы ислам дине кагыйдәләренә нигезләнә.

Мәет җирләү

Мәетне, гадәттә, үлгән көнендә яки икенче көнне җирлиләр. Мөселманнарда кеше үлгәннән соң күз яше күрсәтү гадәте хупланмый; якыннары догалар укыйлар, мәрхүмнең кылган яхшылыкларын искә төшерәләр.

Кабер казылып бетү хәбәреннән соң гына мәетне юу башкарыла. Юылган, ахирәт күлмәге кидерелгән, кәфенгә төрелгән мәетне, махсус кабыкка салып, ирләр зиратка күтәреп алып баралар (авыл җирендә). Мәрхүмнең гәүдәсен алып чыгып китәр алдыннан мулла дога укый, хушлашырга килүчеләрнең һәммәсенә дә хәер – сәдака (акча, кулъяулык, сабын һ.б.) таратыла.

Мәетне алып чыккач, хатын-кызлар өйне җыештыралар, мәрхүмнең урын-җирләрен һ.б. әйберләрен юалар. Элегрәк мәет чыккан йортта ашарга әзерләү өч көн буе рөхсәт ителмәгән; хәзерге вакытта шәһәрләрдә бер көн белән генә чикләнәләр.

Җирләүдә, кагыйдә буларак, ирләр генә катнаша.

Мәетне өйдән чыгару белән яисә зиратка керер алдыннан җеназа намазы укыла. Кыйблага каратып казылган кабердә махсус куыш уела – ләхет алына, мәет шунда урнаштырыла.

Мөселманнарны, гадәттә, табутсыз, кайчак капкачсыз табутта күмәләр, әгәр табут капкачлы булса, аны кадакламыйлар. Ләхет такталар яки кирпеч белән каплана.

Каберне күмгәннән соң, мулла Коръән сүрәләре укый, укып бетергәч, мәрхүмнең туганнары сәдака тараталар. Муллага гүр сәдакасы бирелә: элек – сарык, хәзер исә мөселман җәмәгате ихтыяҗлары өчен ешрак акча тапшырыла.

Мәрхүмне искә алу

Мәрхүмне искә алу йолалары берничә искә алу мәҗлесен – өчесен, җидесен, кырыгын, 51 нче көнен һәм елын уздырудан тора, аларга я ирләр генә яки хатын-кызлар гына чакырыла (шәһәрдә кайчак берләштереп тә үткәрелә).

Искә алу мәҗлесләрендә Коръән укыла, сәдака өләшенә, 40 нчы көнендә мәрхүмнең әйберләре таратыла.

Искә алу мәҗлесенең төп ризыгы булып әлбә – он, май, бал яки шикәр кушып әзерләнгән ризык санала, аны җирләгән көнне дә, искә алу мәҗлесенә дә әзерлиләр. Себер татарларында шулай ук сөткә-майга изелгән ризык – кәпкер пешерәләр.

Иң элек итле токмачлы аш, икенчегә пешкән ит белән бәрәңге бирелә, аннары тәмле-баллы ризыклар белән чәй эчү оештырыла.

Мөселман татарларның җеназа-мәет җирләү йоласында исламга кадәрге чордан калган элементлар да күзәтелә: кеше үлү белән, аның күкрәгенә пычак яки кайчы куялар; кәфен теккәндә, җепне төенләмиләр, инәне «үзеңнән читкә» алып тегәләр; мәетне алып чыкканда, ишек яңагына кагылмаска тырышалар һ.б.

Керәшен татарларда мәет җирләү-искә алу йолалары православие традицияләренә туры килә: мәетне үлү белән үк юалар, чиркәүдә җеназа укыйлар, өченче көнне табутка салып күмәләр.

Шул ук вакытта керәшеннәрнең йолаларында аларның этномәдәни үсеш үзенчәлекләре нәтиҗәсендә христианлыкка кадәр үк барлыкка килгән күп кенә элементлар күзәтелә: үлгән кешенең авызына су салу, аның урын-җире тирәли пычак белән үтү (исәннәрдән «аеру»), 40 нчы көнне искә алу мәҗлесенә мәрхүмне «чакырып», аның өчен ризык кую йоласы һ.б.

Керәшен татарларда искә алу мәҗлесләре 3, 9, 20 һәм 40 нчы көннәрдә, аннары ярты ел һәм бер ел узгач үткәрелә. Элегрәк 40 нчы көндә мәрхүм хөрмәтенә сарык, алданрак үлгән туганнары хөрмәтенә тавык, барча үлгәннәр хөрмәтенә балык корбан итү, 40 күмәч (гердә) пешерү йоласы булган.

Дини бәйрәмнәрдә – мөселман татарларда Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәмендә, керәшен татарларда Пасха һәм Покров алдыннан гомуми искә алулар уздырыла, алар бергәләп зиратларга барып, әрвахлар рухына догалар уку белән үтә.

Мөселман каберенә мәрхүмнең исеме, туган һәм үлгән еллары язылган, ярым ай төшерелгән таш (керәшеннәрдә хач белән) куела, кабер өстенә чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртыла.

Совет хакимияте чорында татарларда дини бәйрәмнәр рәсми идеология тарафыннан көнкүрештән кысрыклап чыгарыла, әмма татарларның күпчелеге традицион күмү йолаларын башкаруны дәвам итә; алар советлардан соңгы чорда кабат торгызыла.

Әдәбият

Коблов Я.Д. Религиозные обряды и обычаи татар-магометан // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1909. Т. 24.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Ф.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Халикова Е.А. Мусульманские некрополи Волжской Булгарии X – начала XIII в. Казань, 1986.

Татары. М., 2001.

Китаб аль-джаназа ва-ль-истифада мин хаза. Н. Новгород, 2007.