Эчтәлек

Ул тугрылыклы ярдәмче, эпик геройның яклаучысы, җитезлекне, уңышлылыкны сурәтли, баһадирны башка дөньяга күчерә ала. Батыр аты атларны ияләштергән вакыттан бирле (безнең эрага кадәр мең ел элек) күп кенә халыкларның тотемик хайваны буларак күзалланган. Оча торган атлар турында (Тулпар) риваятьләр татарлар арасында да таралган.

Батыр аты образының килеп чыгышы Һава (Алтай эпосы «Алтын Бизе»), су асты (татар-башкорт риваятьләре «Акбүзат», «Урал батыр» һ.б.) һәм җир асты («Йиртөшлек») патшалыклары белән бәйле. Батыр аты баһадирның үткәнен, бүгенге көнен һәм киләчәген белә, аңа янаган куркыныч хәлләр турында искәртә, үлемнән коткара яки үлгәннән соң терелтә. Ләкин баһадир аны башта табарга һәм үзенә буйсындырырга тиеш. Батыр атын җир астыннан табу, күбесенчә, ата-бабаларга табыну белән бәйле. Аерым очракларда Батыр аты үлгән атаның үз каберен саклаучы иң кечкенә улына бүләге булып тора. Төрки-татар героик эпосында баһадирның һәм аның атының бер вакытта туу мотивы (урта гасырларда килеп чыккан) киң таралган. Алар бер-берсеннән башка яши алмаганга күрә, бербөтен булып китәләр кебек. Батыр атын шул рәвешле тасвирлау төрле арттыруларга корылган. Бу уңайдан, аеруча илаһи чыгышы белән билгеле һәм асыл сыйфатларга ия булган ак ат макталган.

Әдәбият

Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. Л., 1946;

Беовульф. Старшая Эдда. Песнь о Нибелунгах. М., 1975;

Авеста в русских переводах (1861-1996). СПб., 1997;

Рак И.В. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана. Зороастрийская мифология. СПб., 1998;

Семира и Веташ В. Астрология и мифология. СПб., 1998.

Автор – Ф.И.Урманчеев