Биографиясе

1940 елның 30 сентябре, Сталинград өлкәсенең Михайловка поселогы, хәзер Волгоград өлкәсендәге шәһәр — 2004 елның 8 гыйнвары, Казан.

1962 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү һәм Казан оборона предприятиеләрендә эшли.

1965– 2004 елларда Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күп фазалы системаларда гидродинамикага һәм масса алмашуга, химик аппаратларның эш процесслары диагностикасына карый. Перелыгин тәкъдим иткән полисилоксаннар синтезлау алымнары технол. цикл вакытын кыскарта һәм су белән юганда соңгы продукт югалтуларын киметергә мөмкинлек бирә (С.М.Киров исемендәге Казан ясалма каучук заводында гамәлгә кертелә). Перелыгин тикшеренүләре нигезендә хлор ионнары артык күп булган эмульсияләр өчен роторы титан эретмәләреннән ясалган сепаратор төзелә. Формасында локаль дефектлар булган сүрү конструкцияләренең ныклык сәләтен исәпләү һәм бәяләү алымнарын эшли.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре  

Критериальный анализ уравнений гидродинамики процессов тонкослойного сепарирования // Теорет. основы хим. технологии. 1993. Т. 27, № 3 (автордаш);

Исследования течений в пограничных слоях в процессах тонкослойного сепарирования // Теорет. основы хим. технологии. 1995. Т. 29, № 3 (автордаш);

Об условии прочности оболочки при возникновении пластических деформаций // Вестн. Казан. технол. университета. 2000. № 3 (автордаш).