- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе, тайный советник (1837 ел)
15 октябре 1780 ел, Саратов губернасы, Петров өязе Богородское авылы – 19 ноябре 1850 ел, Санкт-Петербург.
Дворяннар нәселеннән.
1797 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә.
1802–1808 елларда Казанда: дворяннар җыены казначее, 1803 елдан өяз экспедициясе советнигы ярдәмчесе. 1808–1811 елларда Кострома уделлар конторасы башлыгы ярдәмчесе, 1811–1817 елларда Вятка уделлар конторасы башлыгы.
1817–1821 елларда Вятка, 1821 елдан Казан вице-губернаторы.
1823–1826 елларда Казан гражданнар губернаторы вазифаларын башкаручы.
Казан губернасында дәүләт салымнарын һәм йөкләмәләрен җыюны тәэмин итә, юллар һәм почта станцияләре төзүне оештыра.
Ялган акча ясаучыларның Идел буе төркемен ачуда актив катнаша. Казанны төзекләндерү турында кайгырта. Аның заманында шәһәр урамнарына таш җәю башлана (1826 ел).
Уку-укыту йортларын үз кайгыртуы астына ала, Казан университетына һәм хәрби ятимнәр бүлекләренә иганә акчалары бирә. 1826–1831 елларда Сембер гражданнар губернаторы.
Сембер губернасында әҗнәбиләрне күпләп христианлаштыруны үткәрә.
1831 елдан Санкт-Петербургта: Дәүләт хуҗалыгы һәм публика йортлары департаменты (1833 елга кадәр), Башкарма полиция департаменты (1837 елга кадәр) директоры, Россия Эчке эшләр министрлыгы советы әгъзасы (1837 ел). Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1826 ел).
Удел крәстияннәренең хәле, дәүләт төзелеше турындагы язмалар авторы.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.