Эчтәлек

Литология утырма токымнар петрографиясенә, седиментологиягә, фацияләр һәм формацияләр тәгълиматына бүленә. Литология тыгыз рәвештә геология фәннәре: стратиграфия, тектоника, палеогеография, геохимия һ.б. белән бәйләнгән.

XX нче йөз башында чит ил (Г.Сорби, Л.Кайе, Г.Потонье һ.б.), шулай ук рус геологлары (П.А.Земятчинский, Я.В.Самойлов, М.Э.Ноинский һ.б.) тикшеренүләре нәтиҗәсендә мөстәкыйль фән буларак формалаша.

Академик Н.М.Страхов М.Э.Ноинскийның «Самара Дугасы» («Самарская Лука», 1913) монографиясен — «литологияне мөстәкыйль фән итүче зур казаныш» дип атый.

Казан губернасында литологик тикшеренүләр XIX йөзнең 2 нче яртысында башлана, 1886 елда губернаның Л.П.Шлихтинг төзегән беренче литологик картасы нәшер ителә.

Казан галимнәренең зур фәнни казанышлары булып саналган эшләре: фация һәм формацияләр тәгълиматы (Н.А.Головкинский, Л.М.Миропольский, Е.И.Тихвинская һ.б.); доломит, гипс, утырма тимер ятмалары, кремний, фосфорит һ.б. файдалы казылмаларның килеп чыгышы мәсьәләләрен тикшерү (Б.П.Кротов, М.Э.Ноинский, Л.М.Миропольский, У.Г.Дистанов, В.В.Корчагин һ.б.); минерал. методологиясе (Е.М.Аксёнов, Р.Н.Вәлиев, Л.М.Солонцов һ.б.), нефть һәм газ коллекторлары классификациясе (А.И.Кринари, В.И.Троепольский, С.С.Эллерн һ.б.); литологик тикшеренүләр өчен ысуллар һәм приборлар эшләү (Ю.В.Сементовский, В.М.Винокуров, И.М.Пеньков һ.б.).

Литологик тикшеренүләр Казан университетында, ЦНИИгеолнерудта, «Татнефть» АҖ предприятиеләрендә үткәрелә.

Әдәбият

Страхов Н.П. Основы теории литогенеза: В 3 т. М., 1960–62;

Фролов В.Т. Литология: В 3 т. М., 1992–95.

Авторлар – У.Г.Дистанов, Г.А.Кринари, В.П.Морозов