Эчтәлек

1915 елның февраленнән гарәп, рус һәм татар телләрендә гектограф ысулы белән басыла һәм, башлыча, лагерь эчендә таратыла.

Регуляр рәвештә чыкмый, айга 1-4 мәртәбә чыга.

Газета 1917 елның гыйнварында рус телендә, 1918 елның августында татар телендә, 1918 елның октябрендә гарәп телендә чыгудан туктый дип фаразлана.

Төрле елларда мөхәррирләре: Адлер, Г. фон Гизенапп, Г.Мюллер, граф Ранцау, профессор Шпатц, Р.Ибраһимов һәм Г.Идриси хезмәттәшлек итәләр.

Газета Германия Ген­штабы булышлыгы белән Антанта илләре хәрби әсирләре арасында агитация алып бару максатыннан чыгарыла. Төп урынны хәрби сводкалар, метрополия һәм колонияләрдәге хәлләр турында хәбәрләр, дини темага караган мәкаләләр алып тора.

«әл-Җиһад»та басылган материаллар хәрби әсирләргә Германия сәясәтен аңлаталар, аның индустриясенең куәтен пропагандалыйлар, Көнчыгыш белән сугышучы аерым мөселман хәрби частьләренә язылырга үгетлиләр, шулай ук күп кенә мөселман халыклары үзләренең милли азатлык өчен көрәшләрендә Германия ярдәменә таяналар дигән фикерне алга сөрәләр.

Әдәбият

Heine P. Al-Gihad – eine deutsche Propa­gandazeitung im 1. Weltkzieg // Die Welt des Islams. 1980. № 3-4;

Höpp G.Arabische und islamische Periodika in Berlin und Brandenburg 1915 bis 1945: geschichtlicher Abriss und Bibliographie. B., 1994.

Автор – И.А.Гыйләҗев