1925 елда Хельсинкида төзелгән җәмәгать оешмасы, максаты – Финляндиядә яшәүче татарларның рухи, дини һәм милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.

1809 елда Финляндия Россиягә кушылгач, анда Идел буеннан татар солдатлары килеп төпләнә башлыйлар. XIX йөз ахырында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр көчәеп китү сәбәпле, Бөек Финляндия кенәзлегендә 1 меңгә якын татар сәүдәгәре исәпләнә. 1925 елда Хельсинкида «Ислам» җәмгыяте оеша, 1945 елда шундый ук исемдәге җәмгыять Тампере шәһәрендә төзелә.

Хәзер Финляндиядә якынча 950 татар исәпләнә, шуларның 500 е Хельсинкида яши, биредә аларның – мәчете, мәдәни, спорт һ.б. оешмалары эшли. Төрле төбәкләргә сибелеп гомер кичерүче татар диаспоралары арасында Финляндиядәге ислам җәмгыяте иң актив милли мәдәният учакларыннан санала.