Бертөрлеләре пәйгамбәр, мөселман әүлиялары, суфиларга багышланган, икенчеләрендә эчкечелек, азгынлык, рибачылык ише кимчелекләр тәнкыйтьләнә. Аерым хикәятләрдә гыйлемле булу, һөнәр өйрәнүнең әһәмияте, кешенең әхлакый һәм рухи камиллеккә омтылырга тиешлеге турында бәян ителә.

Төзүчесе билгесез. Кульязмалары татарлар арасында киң тарала һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту ярдәмлеге булып хезмәт итә. 1853 елдан җыентык 20 тапкырдан да күбрәк басыла. 1996 елда хәзерге татар графикасында «Нәсыйхәт әс-салихин, яки Изгеләрнең нәсыйхәтләре» дөнья күрә (текстолог Ә.Алиева әзерли).

Шулай ук кара Нәсыйхәтнамә.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов