Эчтәлек

Административ бинаның беренче проекты XVIII йөз ахырында архитектор В.И.Кафтырев тарафыннан эшләнә.

XIX йөз башында кирпечтән сузынкы ике катлы губерна идарәсе бинасы төзелә. Эчке ишегалдына илтүче ике юлы булган бина үзенең вестибюльләре һәм баскычлары белән 3 секциягә бүленә. Икенче каттагы секцияләр ян-якларына эш бүлмәләре урнашкан үзәк коридор белән бәйләнгән. Биек гөмбәзле ярымподвал каты фасадтагы тәрәзәләр аша яктыртыла.

XIX йөзнең 2 нче яртысында бинага өстәп 2 кат салына һәм ике кыеклы түбә белән ябыла. Яңа катлар бинаның аскы өлешенә тәңгәл итеп төзелә. Кирпеч диварлар штукатурлана һәм агартыла. Фасадлар бизәксез. Ишек өстендәге авыш түбә чүкеп ясалган кронштейнга куелган, бусага алдына чуен баскычлар урнаштырылган. Вестибюльләрдәге баскычларның ян-якларына челтәр бизәкле култыксалар беркетелгән.

XXI йөз башында үткәрелгән реконструкция вакытында бина элекке ике катлы рәвешенә кайтарыла.

Әдәбият  

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                              

Автор — Х.Г.Надыйрова