Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровское исеме белән дә мәгълүм. 1735 елда башкорт кузгалышлары вакытында яндырыла.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек чукындырылган ясаклы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чана, агач савыт-саба, тәгәрмәч ясау таралган була.

1729 елда агачтан Покров чиркәве төзелә, 1735 елгы янгыннан соң, яңадан төзелә, 1906 елда сүтелә һәм Минзәлә өязенең Байсар-Софьино авылына күчерелә.

1893−1897 елларда приход кешеләре, алпавыт П.Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре А.П.Землянов акчасына псевдорус эклектикасы стилендә таштан Покров Пресвятой Богородица чиркәве төзелә (1935 елда ябыла, чаң манарасы җимерелә, икмәк саклау өчен файдаланыла; торгызу эшләре бара, архимтектура истәлеге).

1861 елда − чиркәү-приход мәктәбе (1869 елда 5 ир бала һәм 5 кыз бала укый), соңрак үз бинасында бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (1883 елда 25 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була, сишәмбе саен базар һәм 1−4 октябрьләрдә ярминкә уза. XX йөз башында шулай ук әвен, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1312 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 118 хуҗалыкның 21 ендә ат юк, 92 − бер, ике, 5 хуҗалык өчәр һәм күбрәк ат тота. 36 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Налим авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красная Заря” колхозы оештырыла, 1954 елда аның составына ”Кызыл Октябрь” колхозы (Югары Налим авылы) керә. 1959 елдан − зурайтылган Ленин исемендәге колхоз (Югары Налим авылы), 1997 елдан – Налим авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе (кырчылык, сөт терлекчелеге) составында.

1985 елда авылда тимер, 2017 елда тимер-бетон күпер төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1989 елдан, 1990 еллар башыннан аның каршында “Нардуган” фольклор ансамбле эшли) һәм фельдшер-акушерлык пункты (1990 елдан) бар. “Будрин күле” чишмәсе төзекләндерелгән.

Халык саны

1859 елда – 331,
1870 елда – 489,
1913 елда – 694,
1920 елда – 698,
1926 елда – 475,
1938 елда – 497,
1958 елда – 344,
1970 елда – 367,
1979 елда – 243,
1989 елда – 145,
2002 елда – 119,
2010 елда – 108,
2017 елда – 100 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 88%).