Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Белый Яр, Белая Гора исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елда авылда мәчет була. XX йөз башында 2 мәчет (1940 елда икесе дә ябыла), 2 мәктәп, су тегермәне, тимерче алачыгы, 4 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4192 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Каргалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Акъяр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Марс» колхозы оештырыла. 1958 елдан «Татарстан» колхозы (үзәк утары – Шахмай авылы; Акъяр авылы хуҗалыклары икенче бригада тәшкил итә), 1979 елдан – «Маяк» колхозы (үзәк утары – Акъяр авылы), 1997 елдан – «Акъяр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Татарстан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Акъяр» бүлекчәсе, 2015–2019 елларда – «Сөт иле» «Яңа Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан – «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Акъяр» бүлекчәсе, шулай ук «Дәүләтшина Г.М.» крестьян-фермер хуҗалыгы (2009 елдан, терлекчелек, үсемлекчелек) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1951 елда – җидееллык, 1957 елда – башлангыч, 1987 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 2012 елда – башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1939 елдан мәчет бинасында, 1966 елда яңа бина төзелә), китапханә (1957 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1937 елдан), 2 мәчет (1992 һәм 2022 еллардан); мәдәният йорты каршында «Акъярым» вокаль ансамбле (2017 елдан) эшли.

Җиңү паркы, төзекләндерелгән «Акъяр чишмәсе» бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Акъяр II табылдыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Акъяр I, II, III, IV авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре) табыла.

Күренекле кешеләре

Җ.Г.Камалов (1940 елда туган) – офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

Р.Х.Сөләйманов (1963 елда туган) – Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган икътисадчысы, Дуслык ордены кавалеры, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры (2012 елдан).

Халык саны

1782 елда – 183 ир-ат;
1859 елда – 1113,
1897 елда – 1682,
1908 елда – 1926,
1920 елда – 2150,
1926 елда – 1165,
1938 елда – 962,
1949 елда – 675,
1958 елда – 528,
1970 елда – 589,
1979 елда – 461,
1989 елда – 406,
2002 елда – 441,
2010 елда – 425,
2020 елда – 384 кеше (татарлар).