Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. 1550 елларның икенче яртысыннан Казан архиерей йорты вотчинасы була.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге һәм балыкчылык тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, җил тегермәне, тимерче алачыгы, 1 тукыма һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1439 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Нармонка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда “Красная Заря” колхозы (беренче рәисе – К.И.Федоров) оештырыла, 1958 елда аның составына “13 лет Октября” колхозы (Карадүле, Кече Кабан авыллары) кертелә. 1960 еллар башында “Мир” колхозы, 1973 елда “Алга” колхозы (Хәерби авылы) составына керә.

Хәзер “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авылдан 1 км ераклыкта Караеш аэродромы урнашкан.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

А.И.Вашуров (1925–1995) – рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 89 ир-ат;
1859 елда – 468,
1897 елда – 620,
1908 елда – 782,
1926 елда – 1009,
1949 елда – 688,
1958 елда – 634,
1970 елда – 486,
1979 елда – 372,
1989 елда – 180,
2002 елда – 128,
2010 елда – 75,
2017 елда – 98 кеше (руслар – 95,4%, татарлар – 3,5%).